Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормышның ямен тоеп яшәсәң...

Ак җептәй сузылып калган тормыш юлларын барлаганда, үзе белән янәшәдә бары тик яхшы кешеләр генә булуы хакында сөйли ул.

Армия сафларыннан кайту белән үк 90 номерлы һөнәри училищега эшкә чакыралар Иван Макаркинны.

-Әлеге уку йортында озак эшләргә туры килмәде, "агроном" белгечлеге буенча техникумга укырга да кергәч, метеостанциянең ул вакыттагы җитәкчесе Мәдинә Хисмәтуллина үзе янына эшкә дәште. Агрометеоролог хезмәтенә тиз өйрәндем. Мондагы эш бик үзенчәлекле, һәр көн табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтүдән тыш, кайчакта аның сулышын да тоясың, гармониядә яшисең,-дип искә ала ул елларны Иван Петрович.

Беренче мәхәббәте, гомер дәрьясын кичеп чыгарлык тугры иптәше-Татьянасы белән дә шул елларда танышкан иде ул. Башта ук бер-берсен бер сүздән үк аңлаштылар алар. Шуңа да тормышлары уңды. Мәхәббәт җимеше булып өч ул тудырып үстерделәр. Олылары Александр белән Владимир тормыш дулкыннарына бирешмичә, үзләренә юл яралар, әти-әниләренең үрнәге бөтенләе белән аларга да күчкән. Төпчекләре Артем әле мәктәптә генә укыса да, максаты зурдан.

1989 елда район халкын социаль яклау бүлегендә ярдәмгә мохтаж өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ачыла. Җитәкчелек әлеге хезмәтне оештыру эшен кемгә тапшырырга дип уйланганнан соң, Иван Макаркин кандидатурасы сайлана. Әлеге үтә дә җаваплы эшне ул озак еллар башкара. Ни дисәң дә, өлкән яшьтәге кешеләрнең күңеле бик нечкә бит, һәркайсына аерым якын килү кирәк. Ә андый картлар районда шактый ук.

-Тормышта бөтен кеше дә бертигез яшәми шул. Гомер көзенә җиткәч, кайчакта, үз балалары булып та ятим, ярдәмгә мохтаҗ булып яшәргә мәҗбүр ата-ана бигрәк тә кызганыч,-ди Иван Петрович.

Соңгы ун елы аның район судында-суд бинасына комплекслы хезмәт күрсәтүгә бәйле. Монда да аның үз эшенә үтә дә җаваплы карашы, тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп үтәве турында ишетергә туры килә.

-Ул һәрчак үзенә йөкләнгән хезмәтне ихлас күңел белән үти, аңа рәхмәттән гайре сүзебез юк,- ди район суды рәисе Миңсәгыйрь Яфизов.

Иван Макаркин бакчачылык һәм умартачылык белән дә шөгыльләнә. Бакчасында шаулап үскән әллә ничә сортлы алма, груша, слива куакларын күреп тә хәйран калырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр