Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормышның мәгънәсен тоеп

Бар гомерләрен хезмәткә багышлап, тормышның ямен- тәмен, мәгънәсен тоеп яшәүчеләр арабызда байтак. Иниятулла Зинәтулла улы Мухитов шундыйларның берсе.

Иниятулла Мухитов 1953 елның 10 августында Иске Кәкерле авылында, ишле гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Зинәтулла Садретдин улы Бөек Ватан сугышы ветераны, гомеребуе "Ялкын" колхозында тимерче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Кәримә Дәүләтша кызы белән балаларында кече яшьтән үк хезмәтне ярату, олыны-олы, кечене кече итү, кешеләргә хөрмәт белән карау кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышканнар.

Яшьтән үк әтисе белән тимер-томыр арасында чуалган Иниятулла булачак һөнәре итеп шоферлыкны сайлап та ялгыш-мый. Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Буа шәһәрендә шоферлар әзерләү курсында укып, машина йөртүгә хокук бирүче таныклык ала һәм туган авылына әйләнеп кайта. Ир-егет өчен изге саналган хәрби хезмәтне исә ул Германиядә үти, хәрби машиналарны "иярли". Армиядән соң да шәһәргә чыгып китәргә ашкынмый Иниятулла, туган авылына кайтып төпләнә. 1973 елдан башлап 2003 елга кадәр ул вакыттагы "Ялкын" колхозында шофер вазифасын башкара. Ул елларда бүгенгедән аермалы буларак, асфальт юллар юк. Төрле йөк төяп район үзәгенә дә, Борындык поселогына да еш чыгып китәргә туры килә.

-Төрлесен күрергә туры килде инде, баткак юллар теңкәгә тигән чаклар да булды. Хезмәтемне яратып башкару бар авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итте,-ди ул, элеккегеләрне искә алып.

Ул елларда әле зәңгәр ягулык безнең районга килеп җитмәгән, шуңа халык газ плитәсен балоннарда тутырылган газ ярдәмендә яга торган иде. Район үзәгеннән машина белән газ балоннарын халыкка күп тапкырлар кайтарырга туры килә Иниятуллага. 1998 елда Иске Кәкерле авылына газ кертә башлыйлар. Авылны газлаштыру эшендә дә зур өлеш кертә ул, әле анысын, әле монысын кайтарырга ярдәм итүен үтенеп күп тапкырлар мөрәҗәгать итәләр аңа. Тырыш, үз хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрне район газ оешмасында да күреп алалар. Һәм 2003 елда район газ эксплуатация службасы оешмасының ул вакыттагы җитәкчесе Әмир Шәрәфетдинов аңа Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылларындагы халыкның өй эчендәге газ җиһазларын тикшереп-карап тору буенча слесарь вазифасын тәкъдим итә. Бу өлкәдә беркүпме тәҗрибәсе булган Иниятулла Мухитов ризалаша. Бүгенге көндә Татар Төкесе авылында-70, Иске Кәкерле авылында 412 хуҗалык газ яга. Аннан соң дүрт зур котельный: мәктәп, мәдәният йорты, ясле-бакча (ФАП белән бергә), авыл җирлеге бинасы, өч мәчет, кибет тә аның карамагында. Әлеге йортлардагы һәм оешмалардагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү аның төп вазифаларының берсе. Моңа өстәп Шомыршыдан килүче газ трассасының җир асты торбаларын күзәтеп тору да аңа йөкләнгән (авылга газ Чувашиядән килеп тоташа).

-Иниятулла Зинәтуллович авыллардагы слесарьлар арасында иң алдынгылардан. Аның карамагындагы трассада аварияләр булганы юк, халык белән һәрдаим элемтәдә тора. Менә шундый хезмәткәрләр күбрәк булсын иде,-ди Чүпрәле газ эксплуатацияләү службасы начальнигы Рамил Сабирҗанов.

Тормыш иптәше Факия ханым белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр.

-Бүгенге тормышымнан канәгать, Ходайга шөкер итеп яшим. Биш оныгым "әби-бабай" дип өзелеп тора. Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкин дә түгел,-ди Иниятулла Мухитов, куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60 яшь