Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормыш мәктәбе укытучысы

Еллар узып, олыгая барган саен үткәннәргә ешрак әйләнеп карый башлыйсың. Балачак, мәктәп еллары, укытучым Венера Фәхретдинова турындагы якты хатирәләр күңелдә яңара.

Венера Гариповнаның акыллы киңәшләре мине гомерем буе озата килә. Тормышта очраган төрле катлаулы хәлләрдә мин укытучымны, аның акыллы сүзләрен еш хәтеремдә яңарттым. Аның "Әгәр кешенең куллары бар һәм ул уйлый-фикерли белә икән, димәк, аңа тормышта берни дә куркыныч булмаячак, әлбәттә, әгәр ул хезмәтне сөйсә" дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый. Ул сүзләр олы тормышка аяк баскан беренче көннәремнән үк миңа маяк булып, юл күрсәтеп килделәр.

Укытучым безне хезмәтне сөяргә, гадел булырга да өйрәтте. Әлбәттә, мәктәп елларында безнең төп эшебез уку иде. Мин бүген дә Венера Гариповнаның күзләрен, карашларын хәтерлим. Ә алар безнең һәрберебезгә җылы итеп карый, алардан яктылык, сихри нур бөркелә иде. Аның карашының җылысы без, укучы малайларга һәм кызларга, һәрберебезгә, тигез җитә иде. Укытучым безнең һәрберебезне кешеләрне яратырга, һәркемдә дә уңай сыйфатлар булуын, бары тик аларны таба гына белергә кирәклеген дә өйрәтте. Бер үк вакытта безнең һәрберебезнең күңеленә әти-әниләребезгә карата мәхәббәт орлыкларын салырга да өлгергән ул.

Венера Гариповна һәрвакыт безнең янәшәбездә була белде. Без, укытучым белән бергәләшеп, тимер-томыр калдыклары да җыйдык, колхоз кырларында бәрәңге дә чүпләдек, стена газетасы да чыгардык, концертларга да әзерләндек. Ул безне хезмәт белән кызыксындыра белде һәм һәр эшне аның белән бергәләшеп башкару безгә күңелле иде.

Укытучыбызның фидакарь хезмәте (ә ул мәктәптә балаларга 50 ел буена белем һәм тәрбия бирде) төрле елларда күпсанлы Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бәяләнде. Пионерлар, комсомоллар белән нәтиҗәле эшләгәне өчен ул ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан "Иң яхшы пионер вожатый" билгесе белән бүләкләнде.

Без аның әдәбият дәресләрен дә бик ярата һәм көтеп ала идек. Ул безнең һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белде һәм чын дустыбызга әйләнде. Без аның белән башкаларга сөйли алмаган серләребез белән дә уртаклаша идек. Яраткан укытучыбыз бүгенге көндә инде лаеклы ялда, район үзәгендә яши. Бүген дә ул һәрбер укучысының (ә алар исә биһисап) тормышы белән кызыксынып яши. Мин барлык сыйныфташларым исеменнән, яраткан, тынгысыз укытучыбызның киләчәктә дә исәнлек белән яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев