Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тыйнаклык көчлеләргә хас

Була шундый кешеләр - эшен кемгә караганда да әйбәтрәк, җанын-тәнен биреп башкара, ә үзен мактауны яратмый. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Шамилә Якупова нәкъ шундыйлардан.

Шамилә Насыйх кызы 1958 елда Кушкуак авылында, ишле гаиләдә, өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Насыйх ага һәм әниләре Мөслимә апа балаларында кече яшьтән үк хезмәтне сөю, кешелеклелек, игелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләгәннәр. Шамилә ханым үзенең беренче хезмәт адымнарын район үзәк хастаханәсендә гражданнар оборонасы буенча фельдшер буларак башлый. Уңган, җитез кызны район мәктәбе җитәкчелеге дә күреп ала һәм аңа завхоз вазифасын тәкъдим итеп, бирегә эшкә чакыра. Менә шушы көннән бирле 29 ел вакыт сизелми дә үткән. Шушы еллар дәвамында аңа 8 директор белән эшләргә туры килгән. Юк, үкенми Шамилә ханым бирегә килүенә. Киресенчә, үзен бик бәхетле саный. Тормыш иптәше Ирек белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызлары Илсөяр тормышта, әти-әнисен куандырып, 2 онык бүләк иткән аларга. Уллары Илмир әти-әнисе белән яши.

-Тормышта һәрнәрсәдән ямь һәм тәм табып яши белә ул, матурлыкны, чәчәкләрне ярата. Аның өендә һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә, һәр нәрсә үз урынында. Тормышта төрле хәлләр була бит, әмма без аның беркайчан да моңаеп утырганын хәтерләмибез, киресенчә, безнең борчу-шатлыкларыбызны үзенекедәй кабул итеп, һәрберебезгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша,- диләр аның турында хезмәттәшләре.

Реклама

-Тынгысыз ул безнең Шамилә апабыз, озак еллар биредә эшли, гомере шунда үтә дисәм дә ялгышмам. Укучы балаларны да үзенекедәй ярата ул. Шушы еллар дәверендә аның беркайчан да шелтә алганы, эшкә соңга калганы булмады. Бик тәртипле, тыйнак, зәвыклы ул безнең. Һәр эшен җиренә җиткереп башкара,-ди мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллина Шамилә ханым турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр