Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тәрбияче

Мин аның өченче сыйныфларда дәрес бирүен "яшерен камера"- ишек ярыгы аша карап тордым. Җыйнак гәүдәле, чалбар, кофта кигән, энҗе муенса таккан ханымга әле 35 яшьләрдән дә артык бирә алмыйсың.

Яңа дәрес өйрәтә дип торам. Һәр иҗекне аерым-аерым әйтеп, "О" хәрефен куллары белән дә ишарәләп күрсәтеп ала. Бу- аның үз методикасы, һәр бала белән эшләү алымы. Иске Чүпрәле авылында яшәгән Фәтхелислам абый гаиләсендә 1955 елда дөньяга килә ул. Институтның икенче курсында укыганда әнисе дөнья куя. Тормыш юлында очраган беренче хәсрәтне бик авыр кичерә Гөлсинә. Язмышы аңа әле яңаларын да бирергә торган икән. Юллама белән Кече Чынлы урта мәктәбенә кайтып, ике ел рус теле укыткач кияүгә чыгып, Баку якларына китеп бара. Ире Рәмиснең бабасы Садыйк та Чүпрәле кешесе була. Утызынчы елларда "кулак"ларны сөргенгә җибәргәндә, җиде балалы гаиләсе белән Баку якларына китеп урнашкан ул. Рәмиснең әтисе Җәүдәт тә заманында Ульян ягына кайтып, Тимерчән авылы кызына өйләнеп киткән. 1994 елда Гөлсинә иң беренче булып ике баласын алып, туган ягына кайтып төшә. Туган җирдә "чыпчык та үлми" дип, тумыштан авыру тугыз яшьлек улын кулына күтәреп кайта ул. Шул кайтудан Бакуга китү турында уйлап та карамый. Туган як һавасы балага да уңай йогынты ясый. Мәскәү табиблары Гөлсинәне массаж ясау буенча курсларда укыталар. Әнә шулай массажларны көне-төне ясый-ясый улын аякка бастыра. Тоташ ун ел хастаханәдә үткәргән гомеренә һич тә үкенми Гөлсинә. Улы әнә, үз янында йөри бит. "Әни", дип әйтә алмаса да, үбә, ярата, куллары белән ишарәләп сөйләшә. Хуҗалык эшләрендә дә булыша.

-Хәтере бик яхшы. Телевизорның 60 каналын да үзе көйли. Компьютеры булса, интернетка да чыга алыр иде,- ди Гөлсинә ханым.

Бакуда судно капитаны булган ире Рәмис тә, 25 ел яратып эшләгән эшен калдырып, гаиләсе янына кайта. Аның артыннан барлык туганнары да, бабалары гомер буе сагынып яшәгән җиргә кайтып урнашалар. Гөлсинәгә авыру баласы белән читтән кайтучы буларак, Иске Чүрәле авылыннан йорт бирәләр. Әнә шулай әкрен генә үзенең яраткан эшенә, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә килә. Кайнанасына да рәхмәтле ул. 25 ел бергә гомер итеп, бер-берләренә кырын карауларын да хәтерләми. Туган ягына кайтуына сәбәпче килененә рәхмәтле булып бакыйлыкка күчә.

Реклама

Олы улы Ринат институт бетереп, Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Гөлсинә Хәлиуллова узган гомер юлы сикәлтәләренә карый да шатлыкларының, борчуларының барысына да Аллаһыга шөкер итә. Ана булу бәхетен, бала борчуын, шатлыкларын кичерә алган Ана бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев