Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Таңнар матур үз җиреңдә...

Җир-кешелекнең иң зур байлыгы. Чөнки ул безне туендыра. Шуңа да иген иккән, җиргә хезмәт салган, гомумән, аны кадерләгән һәм тәрбияләгән һәркем үзе дә олы хөрмәткә лаек.

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Фиркать Мәхмүтов нәкъ менә шундыйлардан. Иске Ишле авылында туып үскән Фиркать Мәхмүтовның әти-әнисе дә, авыл кешеләре булганлыктан, гомерләрен җирдә эшләүдән башка күз алдына да китермиләр.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фиркать Әхәт улы армия хезмәтенә китә. Биредә хезмәт иткәндә аның балачак хыялына-очучы булуга тормышка ашу мөмкинлеге туа. Ул очучылар әзерләүче училищега укырга керә. Әмма язмыш дигәнең башкача хәл итә-җирдән аерылмаган ата-ананың улларын да үз эшләренең дәвамчысы итеп билгели.

Армия хезмәтен тутырып кайткан егет район эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Ниһаять, язмыш кушканы тормышка аша. Ул 1977 елдан элеккеге "Сельхозтехника" оешмасына эшкә билгеләнә, аннан ПМК "Мелиорация"дәге хезмәт еллары... 1990 елдан "Агроснаб" җәмгыятендә, 2004 елдан-"Заря", 2006 елдан "Элита" агрофирмасында эшләүләр... Шулар белән беррәттән, ул әле район крестьян-фермер хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе дә булып тора. Ни генә әйтсәң дә, һәркайсында ул-җитәкче. Димәк, авыл хуҗалыгы өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алган, һәр көнен иртән иртүк басу-кырлардан башлаган! Бер карасаң, хезмәт-хезмәт белән, ә менә яз аенда булсынмы, җәен-көзенме-кырлардагы матурлыкны иң беренче булып ул күрә. Шуның белән Фиркать Мәхмүтов бәхетле дә. Бүген дә, үткәннәргә юл булса нишләр идегез дигән сорауга ул, яшьлек хыялының тормышка ашмавына карамастан, янә шул район җирен, үз җиремне сайлар идем, дип җаваплый.

-Иртәнге хозурлыкны күргән чакларда тормышның мәшәкатьләре дә онытылган, бары тик бер уй-җирне вакытында игеп, аны кадерләп калдыру максат итеп куелган,- ди ул.

Реклама

Ә мондый сүзләрне билгеле җирне, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә әйтә ала.

Юбилеегыз белән сезне, Фиркать Әхәт улы!

Һаман шулай туган якны ямьләп яшәү, хезмәт итүләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев