Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сугыш ветеранының хәлен белергә бардык

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, безнең Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбендә күп төрле чаралар үткәрелә. Сугыш ветераннары белән дә ныклы элемтәдә торабыз: очрашулар оештырабыз, йорт эшләрендә булышабыз.

Күптән түгел без, 7 "А" сыйныфы укучылары, класс җитәкчебез Зифа Таҗетдинова һәм педагог-оештыручы Фиркать Хәлимов белән сугыш ветераны Яфизов Расыйх Кадыйр улының хәлен белергә бардык. Күз ачып йомганчы, өй алдындагы карны урамга ташып бетергәч, өйгә кереп, медальләр, альбомнар карый-карый Расыйх абыйга сугыш чоры турында сораулар яудырдык. Расыйх абый Балтик буенда һәм Кенсбергта җиңүне якынайтуда үзеннән өлеш кертә. Җиңүне ул 1945 елда Вильнюста каршылый һәм Ригада хәрби хезмәтен дәвам итә. Туган ягына 1951 елда гына кайта. Гомеренең күп өлешен шофер хезмәтенә багышлый. Моннан тыш, мәдәният бүлеге җитәкчесе, завхоз вазифаларын да намус белән башкара. Районга кайткан иң беренче "Җиңү" машинасын да, ышанып, аңа тапшыралар. Бибинур апа белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген 6 оныклары, 7 оныкчыклары бар. "Сугыш чорының бөтен авырлыкларын татыдык, ләкин сынмадык, сынатмадык. Сез, балалар, бүгенге тыныч тормышның кадерен белегез инде: яхшы укыгыз, эштән курыкмагыз. Тыныч тормышта эшләү берни түгел ул, сугышлар гына чыкмасын" - ди Расыйх абый.

Реклама

Чынлап та, тыныч тормышның да, ветераннарыбызның да кадерен белергә тиеш без. Аларның сөйләгәннәре безгә гыйбрәт тә, үрнәк тә булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел