Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сугыш елларын кичкән Исхак абый

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. 70 еллап вакыт үтсә дә, сугыш китергән афәтләр кешелек хәтереннән мәңге чыкмас.

Сугыш еллары беркемне дә аямады. Якты тормыш, азатлык өчен ут эчендә генә түгел, тылда калганнар да фидакарь хезмәте белән җиңү көнен якынайтуда зур көч куйды.

Фронтка ирләрен озаткан аналар, әле буыннары да ныгып җитмәгән балалар, олы буын-һәммәсе төнне-көнгә ялгап, кырларда иген иккән, урман кискән, тимер юллар ясаган.

Авылдашыбыз Исхак абый Сәлахов та сугыш китергән афәтләрне йөрәгеннән кичергән. Әтисен сугышка озатып, 11 яшеннән нәни сеңлесе белән ике энесенә, әнисенә терәк булып, ул да тормыш арбасына җигелә. Сугыш эченнән әтиләреннән килгән хатлар аларга яшәргә көч бирә.

Чираттагысы аның апрель урталарында "Тиздән Җиңү белән кайтачакбыз", дип килә. Тик насыйп булмаган шул, аларга әтиләрен күрергә.

"Каты бәрелешләрнең берсендә катнашып, җиңү өчен үз өлешен керткән өчен кече лейтенант званиесе бирелде", дип хәбәр итәләр аларга әтиләре турында һәм тиздән вафат булуы турында кара кәгазь дә килеп төшә...

Күз алдында булган барлык хыяллар, өметләр пыяла сыман ватылып төшә шул мизгелдә. Исхак абый никадәр белем алырга теләсә дә, инде мәктәптә бүтән уку насыйп булмый.

Авыр елларны көч-хәл белән үткәреп, армия хезмәтендә булып кайта ул, аннан колхозга эшкә урнаша. Авылның уңган кызы Рәйсә белән гаилә корып, биш бала үстерәләр.

"Үзем укый алмадым", дип Исхак абый барлык балалары югары белем алсын өчен тырыша. Бүген исә алар әтиләрен намус белән хезмәт итеп, уңышлары белән сөендерәләр, инде оныклары да буй җитеп, тормышта үз юлларын тапканнар.

Исхак абый авылда 15 еллап ветераннар советын җитәкли, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, илебездә тынычлык, ятимлек ачысы булмасын дип теләп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр сугыш еллары