Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Спортны үз иткән

Спортка булган мәхәббәте Ирекне гомере буе озата килә...

Иске Чүпрәле авылында туып үскән Ирек Мөшәрәпов хәрби хезмәткә чакырылганчы Тәтештә шофер һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында автобус йөртергә укый. Солдат киемен салгач та үзенең яраткан һөнәрен ташламый, җәмәгать туклануы предприятиесендә, "Сельхозтехника" берләшмәсендә һәм "Россия" колхозында озак еллар шофер хезмәтен башкара. Район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә "Газель" маркалы автобус кайткач та, мәктәпнең ул вакыттагы директоры Фәнис Загреев: "Әйдә, Ирек, безгә кил. Син үзең дә спортчы, мәктәп өчен файдалы кеше булырсың,"-ди.

Иреккә республика районнары буйлап күп йөрергә туры килә. Әле яшүсмер хоккейчыларны утыртып Норлат шәһәренә чыгып китә, аннан соң көрәшчеләр белән Казанга юл ала. Ел әйләнәсе шулай, спортчы балалар белән ул булмаган район, шәһәр юктыр да инде. Балалар йөртү аерым игътибар һәм сакчыллык сорый-һәр баланың әти-әнисе, үз нарасыен ышандырып, автобуска утыртып җибәрә бит.

-Ирек Таһирович теләсә нинди спорт төре буенча команданың тренеры булырлык кеше, үзе дә спортчы булганлыктан, ярышучыларга киңәшләрен бирә. Гомумән, район спорты өчен янып-көя торган кеше ул, балалар да аның ярдәмен тоялар,-ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов.

Реклама

Әйе, Ирек Мөшәрәповның үткән тормышы спорт хатирәләренә бик бай. 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 13 ел рәттән район сабан туе батыры булган, район көрәшчеләренең җыелма командасы составында бил алышып ике ел республика чемпионы исемен яулаган, 15 ел рәттән район, зона һәм республика күләмендәге хоккей уеннарында "Иң яхшы капкачы" исемен алган спортчы да әле ул.

Ат спортына килгәндә аның турында бер китап язарга да мөмкин. Казан, Ульяновск, Чувашия һәм Башкортстан ипподромнарында да аны яхшы беләләр. Улы Салаватта да спортка карата мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер ул да физкультура буенча югары уку йортында белем ала. Районда үтә торган волейбол ярышларында даими катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр