Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Түбән Каракитә авылында яшәүче Салиховлар гаиләсендә бриллиант юбилей

"Бергә яшәлгән 60 ел... Кай арада узып киткән ул еллар? Сизми дә калганбыз",-диләр Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Луиза һәм Әнвәр Салиховлар.

Әйе, гомер көзләренә парлашып кергән бу гаилә бәхетне зур сабырлык, тырышлык, бер-берсенең хаталарын гафу итеп, юл бирә белү белән тапкан.

-Характеры белән бар яктан да камил килгән кеше булмый. Бер-береңә яраклаша, кимчелекләрне кабул итә белергә кирәк. Ә иң мөһиме-сабырлык һәм тагын бер тапкыр сабырлык! Бүгенге яшьләргә дә сабыр итәргә киңәш бирәбез. Тормыш ачуланышуларсыз, үпкәләшүләрсез генә бармый. Ә аларны җайлап-майлап үткәрә белү хатын-кыздан зур осталык, сабырлык сорый,-дип 60 еллык гаилә тәҗрибәсе белән уртаклаша Луиза ханым.

Луиза апа гомере буе кибеттә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләсә, Әнвәр абый гомере буе оста шофер булып хезмәт куя. "Уңган хатын-кыз ир-бала табар" дип юкка гына әйтмәгәннәр. Луиза апа биш ир - егет әнисе. Төпчек уллары Альфред төп таянычлары булып, гаиләсе белән янәшәдә генә гомер кичерә.

Олыгайган көннәрендә туган нигезләренең җылысын саклап, балалар, оныклар кайтканны көтеп менә шулай матур гына тормыш көтәләр юбилярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бриллиант туй 60 ел бергә