Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сәйфулла ага рәхмәте

Социаль хезмәткәрләр хакында Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сәйфулла абый Сөләймановның да әйтәсе килгән сүзләре күп.

-Ялгыз гына гомер кичерүе җиңел түгел. Хатыным вафатыннан соң, аеруча авыр булды. Үземдә шикәр диабеты авыру да, аның белән менә инде 35 еллап җәфаланам. Кайтып-китеп йөрсәләр дә балаларның үз тормышлары, яннарына чакырсалар да, нигезне ташлап чыгып китәсе килми. Ярый әле социаль хезмәткәрем бар, көннәрем аның кайгыртуында, ярдәмендә үтә,-ди Сәйфулла абый.

Социаль хезмәткәр дигәне-Мария Чебоксарова. Менә 9 елдан артык инде ул Сәйфулла абыйның уң кулына әверелгән. Алай гына да түгел, Сәйфулла абый аны "мине үлем тырнагыннан алып калучы", ди.

Бер елны көзлеген бәрәңге алганнан соң, күрәсең, мәшәкать белән артык тырышлык куеп ташлангандыр, Сәйфулла абый арып, урын өстенә ава. -Иртән торсам, җеп өзәрлек тә хәлем юк, янә яттым. Аңым белән барысын аңласам да, торып китәлмим. Тагын шулай күпме ятылгандыр, белмим, күземне ачканда хастаханә ятагында ятам, янәшәмдә балаларым, Мария Васильевна (ул аңа шулай хөрмәт итеп дәшә). Соңыннан ике көн урын өстендә аңсыз ятканлыгымны аңладым. Менә шулай тәрбиячем тырышлыгым белән бүген мин исән...

Сәйфулла абыйның күз яшьләре бу вакытта күп нәрсәләрне уйларга мәҗбүр итте... Тормыш куа-куа, кайчак янәшәдәге шундый ялгыз гомер кичерүчеләр турында уйламыйбыз да. Югыйсә, алар игътибарына кайчак бер җылы сүз, караш та җитә.

Сәйфулла абый гомере буе элеккеге "Сельхозтехника" район оешмасында хезмәт куйган. Оешмадагы хезмәте аның гади тракторчы, механик вазифасынан башлана. Эшләү дәверендә баш инженер, мастер да булырга туры килә.

Сөйләшеп утырганда Сәйфулла абый яшьлек елларын да искә алды. "Сельхозтехника"га юкка гына килми ул. Аның әлеге хезмәтенә башлангычны сугыш еллары сала. 1943 елда 16 яшьлек егетне тракторга утырталар. Сугышның алгы сызыгында булу теләге аны хәрби комиссариатка алып килә. Тик тракторчыларга кытлык булганлыктан, Сәйфулла абый фронтка бармый кала. Тыныч тормышта хатыны Равия ханым белән өч балага гомер бирәләр, һәркайсы югары белемле.

-Хатыным 1997 елда вафат булды. Шуннан бирле мин ялгызым гына гомер итәм. Мария Чебоксаровага бик зур рәхмәт. Килеп идәннәремне, савыт-сабаларымны юа, кирәк әйберләремне, ашамлыклар китерә, мин бик канәгать,- дип Сәйфулла абый үзенең караучысы хакында бик җылы итеп сөйли.

Шикәр авыруы белән авырганлыктан Сәйфулла абый үзенең сәламәтлеге хакында күп уйлана, китаплар укый. -Туклану ягыннан да сакланып кына, диета тотып, ашарга туры килә. Кешегә гомер бер генә бирелә һәм аны кадерләп яши белергә кирәк,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәткәр