Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сабырлык бәхетле дә итә...

Күптән түгел Яңа Ишле авылында яшәүче Сара әби Вәлиуллина үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. 90 яшьлек әбине тәбрикләргә барабыз дигәч, күз алдыма урында гына утырып торучы карт бер әби килеп баскан иде. Җитез хәрәкәтләр белән безне ишек катына ук чыгып каршы алучы Сара әбине күргәч, гаҗәпләнү катыш сокланып...

Сара Шакир кызы 1922 елда Яңа Ишле авылында күп балалы гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы авыр елларга туры килә, күпчелек яшьтәшләре кебек ул да бик иртә әти-әнисенең кул арасына керә башлый. Яңа Ишле авыл мәктәбендә 4 классны, аннан соң Яңа Кәкерле мәктәбендә 7 классны тәмамлый. Укуга хирыслыгын, белемгә омтылышын күреп колхоз рәисе аңа Иске Чүпрәледәге балалар бакчасы мөдирләрен әзерләүче курсларда укуын дәвам итәргә тәкъдим итә. 1940 елда ул авылындагы колхоз ясле-бакчасына эшкә кайта. Дөньялар уңайланып, инде рәхәтләнеп яшәр чорда гына, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Бер көнне алар өеннән ике кеше-әтисе Шакир ага-фронтка, Сара исә Тәтеш якларындагы Кильдус авылына окоп казырга чыгып китә. Аннан соң да әле Сарага Мәскәү астында, Ивановода, Тархан якларында да вербовка белән булырга туры килә. Ирләрнең түземлеге дә җитмәслек, барлык авыр эшләрне башкарырга туры килә җилкәләре дә ныгып җитмәгән яшь кызларга. Башка яшьтәшләре кебек урманын да кискән ул, торф та чыгарган, окоп та казыган, тимер юллар да салганнар. Кая ирләр көче кирәк булган, шунда җибәргәннәр аны. Туган авылына да ул сугыш тәмамлангач кына кайта алган. Гомәр ага белән гаилә корганнан соң, алар 11 балага гомер бүләк итәләр. Һәркайсына ныклы белем биреп, олы тормышка аяк басарга ярдәм итәләр. Тыныч тормышта Сара әби гомере буе колхозда эшли, сыерын да сава, төрле эшләр дә башкара. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле тормыш иптәше Гомәр ага белән 70 яшькә кадәр туган колхозында хезмәт куялар. Озак еллар хуҗалыкларында бал кортлары асрыйлар, үз көчләре белән яңа өй җиткезеп керәләр. Инде тынычлап, бәхетле яшәргә генә дә бит... Тик язмыш аларга алда да күп сынаулар әзерләп куя. Сабый чакта ук ике балалары вафат булган була. Инде ул кайгыларны кичереп, тернәкләнгән булсалар, уллары Әнвәр һәм Илһамның фаҗигале үлемнәре аларның икесенең дә сәламәтлекләрен какшата. 2005 елда Гомәр ага вафат була. Бүгенге көндә аларның 5 баласы-Кадрия, Лилия, Римма, Гөлзифа, Зөһрә инде үзләре дә өлкән яшьтәге кешеләр. Гаилә корганнан соң төп йортта Сара әби кайнанасы белән 30 ел бер-берсен аңлап, ихтирам итеп гомер кичерәләр. Аны соңгы юлга озатып, бәхиллеген алып калалар. Әти-әнисе үрнәгендә Сара әби белән Гомәр аганың балалары да мәрхәмәтле, кече күңелле һәм игелекле булып үсәләр. Хәзерге вакытта Сара әби кызы Гөлфизә һәм кияве Наил тәрбиясендә Ульяновск шәһәрендә яши, башка балалары да әниләрен кунактан-кунакка гына йөртәләр. Әмма туган авылын, гомер кичергән өен сагынып еш кайта ул Яңа Ишлегә һәм берәр атна яшәп, көч-куәт алып китә.

Бүгенгесе белән бәхетле Сара әби. Тормышы җитеш, янында әни дип өзелеп торучы, һәр үтенечен үтәргә әзер булган мәрхәмәтле балалары, әби дип сарылучы онык-оныкчыклары (ә алар 47әү!) бар.

Юбилярны тәбрикләргә һәм хөрмәт күрсәтү өчен муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов һәм сәркатип Гөлия Низаметдинова килгәннәр иде. Алексей Сарафанов, Сара Шакир кызына Россия Президенты Владимир Путиннан юбилее уңаеннан килгән котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр