Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сабырлыгы белән үрнәк ул

Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынауларны, авырлыкларны куймый. Ә шул авыр сынауларны сыкранмыйча үтеп, картлык көннәрен матур, тыныч тормышта үзенең газиз балалары янәшәсендә каршы алучы әби-бабайларыбызның булуы куанычлы.

Яңа Кәкерле авылында гомер итүче һәм шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Дидәрә апа Сибгатуллина әнә шундыйларның берсе. Ул 1934 нчы елда Яңа Кәкерле авылында Нурҗамал апа белән Альметдин абыйлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Балачагы, яшьлек еллары аның дәһшәтле Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы илне торгызу елларына туры килә. Ул еллардагы Сталин сәясәте алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Төрле гаепләр тагып әтисе Альметдин абыйны төрмәгә утырталар. Әнисе карамагында алар биш бала кала. Ул елларда колхоз басуларында кәбестә дә, тәмәке дә үстергәннәр. Дидәрә апа да, башка балалар кебек, әнисенә өйдә генә түгел, колхоз эшендә дә ярдәм иткән. Авыл хатын-кызлары кырда эшләү белән беррәттән кичен кәбестә, тәмәке җирләренә су сибәргә дә тиеш була. Ә бала-чага көне буе елгадан әлеге кырлар янына урнаштырылган кисмәкләргә су ташый. Дидәрә апа да абый-апаларына ияреп, хәленнән килгәнчә күтәреп су ташыша, чүп үләннәрен уташа. Кырда башак җыю, тырма белән тырнау да Дидәрә апа кебек бала-чага җилкәсендә була ул елларда.

-Авыр еллар иде. Бер әни җилкәсендә бишәү идек. Әтиебез кайткач, озак яшәмәде, вафат булды. Туйганчы ашарга да юк иде заманнарда. Сугышлар гына кабатланмасын, илләр, көннәр тыныч булсын, без күргәннәрне бер бала да кичермәсен,-ди Дидәрә апа.

1957 елда Дидәрә апа, бер йорт аша гына яшәүче күрше егете Зәки абыйга кияүгә чыга. Зәки абый гомере буе колхозда шофер хезмәтен башкарса, Дидәрә апа фермада яшь бозаулар тәрбияли. Лаеклы ялга чыккач та әле озак еллар эшләвен дәвам иттерә ул. Алар Зәки абый белән бергәләшеп 6 бала үстерәләр, аларның һәркайсына белемле булырга, лаеклы һөнәр сайларга булышып, мөстәкыйль тормыш юлына чыгаралар. Дидәрә апалар кайнанасы Минҗан апаны карап-тәрбияләп, аның бәхиллеген алып, соңгы юлга озаталар.

Бүгенге көндә балалары әти-әниләрен сөендереп, барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Илгизәр, Илсөяр, Рәмис, Рамилләре бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшиләр, Дамирәләре Ульян каласында, кече уллары Илдар исә район үзәгендә төпләнде. Бүгенге көндә Дидәрә апа белән Зәки абыйның 9 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә балалары бергә җыйналганда өй бала-чага тавышыннан гөрләп тора.

-Без тулысынча улым Илдар һәм киленем Гүзәл карамагында. Балаларым бик мәрхәмәтле булдылар, һәрдаим хәлебезне белешеп, ярдәм итеп яшиләр, еш кайталар. Безнең аларга рәхмәттән башка сүзебез юк,-ди Дидәрә апа белән Зәки абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 80яшьлек юбилей