Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Махирә апа Мәхмүтованы район башлыгы икеләтә бәйрәм белән котлады

8 март Иске Чүпрәле авылында яшәүче Махирә апа Мәхмүтова өчен икеләтә бәйрәм. Бу көнне ул хатын-кызлар көнен генә түгел, ә гомер бәйрәмен дә билгеләп үтә. Ә быел ул тагын да күркәмрәк, аңа 90 яшь тулды.

Юбилейлы дата һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән Махирә апаны котларга дип район башлыгы Александр Шадриков килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм бүләкләр тапшырды. Юбилярга исәнлекле гомер, бәхетле картлык, балалар, оныклар, оныкчыклар янәшәсендә гомер итүен теләде.

Махирә апа Кече Чынлы авылнда туган һәм шунда гомер иткән, шунда Адиҗан Мәхмүтовка тормышка чыгып, алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүген ике улы алар арасында юк. Сугыш елларында Махирә апа педагогия училищесында белем ала һәм алдагы гомерен дә башлангыч сыйныфларны укытуга багышлый.

-Бүген без җәннәттә сыман яшибез. Элек безнең тормышлар бик авыр елларга туры килде. Шулай да сынмадык, яшәдек аллага шөкер, дип куаналар алар бүгенге тормышка. Гомумән, Махирә апа һәм Адиҗан абый Мәхмүтовлар килгән һәр кунакка, туган яңа көнгә балаларча шатлык белдерәләр. Үткән елны аларның бергә гомер итүләренә 65 ел тулуга да килергә туры килгән иде. Тик менә авыр тормыш еллары гына үзенекен итә-инде исәнлекләре мактанырлык түгел. Шуңа да кызлары аларны янәшә булсыннар, дип районга күчерәләр.

-Эштән кайтканда, барганда һәрвакыт юл өстендә, минутта кереп чыгабыз, яныбызда булгач, бик уңайлы, -диләр алар. Без дә үз чиратыбызда Махирә апага исәнлекле, бәхетле гомер, киләчәк юбилейларны да каршы алырга насыйп булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март бәйрәме 90 яшьлек юбиляр