Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Раиләгә ярдәм кирәк

Шланга авылында бик матур җырлаучы һәм үзе дә шигырьләр иҗат итүче Раилә Сатдинова дигән гүзәл кыз бала яши.

Ул бик актив кыз. Шланга урта мәктәбен әйбәт билгеләргә генә тәмамлаган, гомумән, төрле чараларда да аны һәрвакыт күрергә мөмкин. Кызганыч, Раиләгә язмыш тарафыннан авыр сынау бирелгән, ул тумыштан йөри алмый-үзәк нерв системасы җәрәхәтләнгән, шуңа да Раилә инвалид коляскасына бөреккән. Шулай да аны дәвалавы өметсез түгел.

Күп төрле тикшерүләр узганнан соң, алар катлаулы операция ясатырга җөръәт иткәннәр. Әмма операциядән соң, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану бик кыйммәт тора. Әлеге бәяләрне Сатдиновлар үзләре генә күтәрә алмыйлар.

Сатдиновлар гаиләсе райондашларыбызның күң күңелле, мәрхәмәтле булуларына ышаныч белдереп, ярдәм сорый. "Раилә һәм без, аның якыннары, аякка басу өмете белән яшибез. Хөрмәтле райондашлар! Үтенечебезне игътибарсыз калдырмасагыз иде", диләр алар.

Раиләнең хәленә битараф булмаучылар өчен банк реквизитларын тәкъдим итәбез:

Реклама

Кор/счёт : 30101810600000000603

БИК: 049205603

Счет получателя: 40817810662000285841

Ф.И.О получателя: Сатдинова Раиля Равилевна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев