Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Пушкин фестивалендә

А.С.Пушкинның Казан шәһәренә килүенә 180 ел тулуны быел республикада бик зурлап билгеләп үттеләр.

Өч ай дәвамында Бөтенроссия Пушкин фестивале гөрләде. Казан Кремленең Манеж залында сентябрь- ноябрь айларында шагыйрьнең Мәскәү һәм Санкт- Петербургтагы музейларыннан китерелгән шәхси әйберләре белән тулыландырылган "Мой ангел... Здравствуй. Я в Казани" дип исемләнгән күргәзмә эшләде, төрле бәйгеләр үткәрелде. Шуларның берсендә, "Безнең Пушкин" дип аталган әдәби уенда, безнең укучылар да катнашты. Бу уен Казан мәктәпләре арасында быел 22 нче тапкыр үткәрелгән, алар белән беррәттән, Казан Кремле музей - тыюлыгы җитәкчелеге, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, бу чараны республика мәктәпләре арасында да җәелдерергә булган.

...Бәйгегә катнашыр өчен әзерлек сентябрь аенда башланды. А.С.Пушкинның дуслары, туганнары, танышлары, ул яшәгән вакыттагы тарихи үзгәрешләр турында мәгълүмат тупланды. Казан урамнарының А.С.Пушкин килгән вакыттагы атамалары өйрәнелде. Мәшһүр "Капитан кызы"ның авторы белән Казанда очрашкан билгеле шәхесләрнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге, шагыйрьнең хатлары буенча эш алып барылды. Өч этапка сценарий төзелде, "Капитан кызы" әсәренә инсценировка әзерләнде, костюмнар тегелде. Укучыларның уңышларын чагылдырган, төрле жанрдагы иншалар белән тулыландырылган "Заявка" өстендә зур эш алып барылды.

Уенда катнашырга теләк белдергән командаларның күп булуы, аларны берничә көн дәвамында берничә сменада очраштырырга мәҗбүр итте. Мәктәпнең "ЛИРА" (Любознательные, Интеллектуальнные, Разносторонние, Активные) командасы уенга график буенча 18 ноябрьдә чакырылды. Команда составында 8 катнашучы: 9А сыйныф укучылары Абязова Сабина, Мөхетдинова Регина, Загреев Адел, 9Б сыйныфтан - Бахитова Гүзәл, 10Б сыйныф укучылары Вәлиев Марат, Рәкыйпова Камилә, Ильясова Гүзәлия, Гайнетдинов Руслан, инсценировка өлешендә (командадан тыш) Алтынбаев Булат чыгыш ясадылар. Уенда 10 этап үтәргә туры килде. Шуларның 4 сендә укучылар югары балларны тупладылар, калганнарында да үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр. Ул көнне үзләре уйнаган командалар арасында укучылар беренче урынны яулады, "Музыкаль кунакханә" этабында абсолют җиңүче булып танылдылар. Анда Гайнетдинов Руслан М.И.Глинканың А.С.Пушкин сүзләренә язылган романсын башкарды. Шул ук этапта укучылар 19 гасыр мохите аша романсның язылу тарихын чагылдырган сюжет күрсәттеләр. Уен соңында командадагы егетләрнең һәммәсе: Гайнетдинов Руслан, Загреев Адел (Гринёв ролендә), Вәлиев Марат (А.С.Пушкин) актёрлык осталыгы өчен Казан Кремле музей- тыюлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Вәлиев Маратның икенче дипломы исә,- капитаннар ярышында җиңүе өчен. Ул, алып баручы һәм жюри членнарын гаҗәпкә калдырып, бары 1 сорау ярдәмендә А.С.Пушкинның кайсы герое турында сүз барганлыгын ачыклый алды. Команданың һәрбер уенчысы һәм аларны уенга әзерләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары (Э.Л.Мөхетдинова, Р.Г.Нәфиева, А.А.Әюпова, М.И.Мышова, Г.Н.Миңлебаева), педагог- оештыручы Хәлимов Ф.Б. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Реклама

Шушы көннәрдә, барлык командалар уйнап беткәч, уенга йомгак ясалды. Безнең укучылар Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясенә 2,9 балл гына калышып, 25 команда арасында 2 нче урынны яулады. Кызыксынучылар һәр этап буенча балларны Казан Кремле сайтында http://www.kazan-kremlin.ru/museums/manege/ адресы буенча таба ала.

Киң таралган әдәбиятка игътибар бөтенләй югалып барган бүгенге заманда мондый чараларның әһәмияте бик зур, дип саныйм, алар укучыларны уйларга, бер-берсенә игътибарлы булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә. Әдәбиятны яраткан бала башка яшьтәшләреннән нык аерылып тора, чөнки ул әдәби әсәрләр биргән уңай өлгене үзенә кабул итеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Александр Сергеевич Пушкин