Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Пар канатлы бул икән!..

Быел алар гаилә корып яши башлаганга 40 ел булган. Нурислам ага типсә тимер өзәрдәй егет чакларын шахтада үткәрә. Әнисе дөнья куйгач, әтисен тәрбияләргә туган авылы Яңа Кәкерлегә кайта.

Оялчан, алсу йөзле Гөлинат ул чакта фермада эшли торган була. Авыл укытучылары кичке мәктәп ачып, фермага килеп дәресләр бирәләр. Гөлинат бик тырыш укучы була. Ул әле дә, үзе әйт-мешли, "сәясәтче". Биш-алты төрле газета-журналлар яздырып, аларны соңгы хәрефенә кадәр укый. Өйдәгеләргә дә һәр хәбәрне җиткерә.

Яшь гаилә 23 ел кайната белән бергә яши. Әтиләре сигез елын урын өстендә үткәрә. Эштә ут уйнатучы, аш-суга оста Гөлинат 22 ел фермада да эшли, колхоз кырында чөгендер дә игә. 1994 елдан социаль яклау идарәсенә эшкә кереп, авылда яшәүче өлкәннәргә хезмәт күрсәтә. 2008 елда зоб авыру көчәя башлагач, табибларга барам дип торганда, тагын да коточкыч хәл була-инсульт аны бөтенләй аяктан ега. "Әле ярый балаларым бар",- дип куана Гөлинат апа. Нурисламы белән игелекле, мәрхәмәтле 2 ул, 2 кыз үстерәләр. Олы уллары Надир Мәскәүдә, ике балалары бар, Илсур да Казанда яши, гаиләле, ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Гөлнара авылда, әнисе кебек социаль хезмәткәр, 2 бала тәрбияли. Авыру Гөлинат апаны күтәреп йөрүче дә кияүләре Илсур. Гөлнара белән Илсурны Аллаһы Тәгалә Гөлинат апаның авыруын җиңеләйтер өчен җиргә җибәргән диярсең. Бу гаилә алар ярдәмендә авырлыкны җиңел күтәрә. Төпчекләре Гүзәлнең дә баласы бар.

Кузгала да алмаган Гөлинат апаның урыны табын түрендә. Аш өстәле артына аннан башка утырмыйлар.

Йөзендәге алсулыгы, яшьлек матурлыгы сакланып калган Гөлинат апаның. Нурислам абыйга, кадерле бүләге кебек, сиздерми генә, сокланып карап алды да: "Тормыш юлын җиңел диеп булмый, үткән инде",- дип әйтеп куйды.

Юбилярны 60 яшьлеге белән тәбрикләп, социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова һәм директор Илгизәр Вафинның рәхмәт сүзләрен, истәлекле бүләкләр алып Зөлфия Юсупова һәм Любовь Журавлева аның янына килделәр, ә хезмәттәшләрен күрү исә Гөлинат апаны тагын да канатландырып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә