Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Олы бәхет табып хезмәттән

Әнисе Әлфинур апа кызының киләчәктәге язмышы мәгариф өлкәсе белән бәйле булачагын кече яшьтән үк сизә. Күрәсең, мөгаллимлек сыйфатлары баласында шушы елларда ук билгеле була инде ...һәм ана йөрәге ялгышмый.

Бүген Гөлшат ханым Вәлиуллина турында: "Ул чыннан да укытучы булып туган" диләр. Әлеге сүзләргә дәлил булып аның хезмәт кенәгәсендә дә бары ике язу гына урын алган. Беренчесе-Яңа Кәкерле мәктәбендә белем биргән еллары булса, икенчесе-район мәгариф бүлегендәге хезмәт эшчәнлеге. Әлеге уңайдан ул үзе дә: "Мин үз-үземне белә башлаганнан алып әлеге һөнәргә мәхәббәтем һәм аңа ирешү теләгем зур булганлыгы хакында беләм",- ди.

Әллә язмыш үзе куша, әллә әнисенең алдан сиземләве тормышка аша, чыннан да Гөлшат ханымга мәктәпне тәмамалау белән үк янәдән мәктәп дөньясына чумарга туры килә. Бер үк вакытта ул читтән торып белемен дә күтәрә башлый. Әлбәттә, мәктәп бусагасын яңа атлап чыккан кыз балага үз остазлары белән бердәй балаларны укыту җиңелләрдән бирелми. Әмма гаиләдә үк тәрбияләнеп килгән үҗәтлек, үз-үзенә таләпчәнлек, тырышлык, белем үрләрен яуларга теләү сыйфатлары бәрабәренә ул моңа ирешә. Билгеле инде, яшь мөгаллимәгә остазларының кулланган укыту алымнары тормыш дәверендә әле дә булса өлге булып тора. "Гомеремнең иң матур мизгелләре-яшьлегем анда үткәнлектән, бүген дә ул күңелемә бик якын. Бергә эшләгән хезмәттәшләремә рәхмәтләрем зур",- ди ул сагынып, мәктәбе турында. Гомеренең өч дистә елга якыны шушы мәктәп тормышы белән үрелеп бара аның. Алай гына да түгел, шушы мәктәп эшчәнлеге белән кайный. Төрле чаралар үткәрү, конкурсларда, агитбригадада катнашу, семинарлар үткәрү, тәҗрибә участогында төрледән-төрле культуралы үсемлекләр үстерү дисеңме, барысын да һич санап бетерерлек түгел. Шуңа бәйле рәвештә соңгы сигез елда Гөлшат ханымның җаваплылыгында укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары вазифасын башкару да була. Әмма, һәрбер хезмәтнең нәтиҗәсе күренгәч, кемдер тарафыннан мактау сүзләре ишеткәч, күңелләр янә канатланып китә. Ул янә яңа үрләр яуларга әзер тора. Гөлшат ханым да әлеге максатны алга куеп яши. "Гомумән, нинди генә эш булмасын, мин аның иң беренче нәтиҗәсен күзаллыйм", ди ул.

Хезмәттән ямь, тәм таба белгән әлеге ханымга район мәгариф бүлегендә дә берничә юнәлештәге эш йөклиләр. Милли мәсьәләләр буенча белгеч булудан тыш, ул әле биология, химия, география фәннәре укытучыларының кураторы булып тора, район мәктәпләренең тәҗрибә участоклары эшчәнлеген күзәтү дә аның контролендә. Соңгысына килгәндә, әлеге өлкәдәге уңышлары өчен төрле еллардагы уңышларны исәпләмичә, ул 2009 елда "ВВЦ лауреаты" медале белән бүләкләнә. Әйтергә кирәк, хезмәтендәге уңышларының әлеге бәясе беренчесе һәм соңгысы түгел, алар бихисап. Шулар арасында "РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе дә бар.

Реклама

Үз хезмәтеңә яратып башкару өчен күңел бирү, аны гаиләдә дә гармония булу кирәк. Бу яктан да Вәлиуллиннар гаиләсенә тел-теш тидерерлек түгел. Тормыш иптәше Ирфан Зәкиуллович белән тату гаилә корып, ике якның да туганнарын үз итеп, аларга кайтыр төп нигез булдырып, балалар, оныклар шатлыгына сөенеп яшиләр алар бүген. Өч балалары да урта мәктәпне алтын һәм көмеш медальга тәмамлап, югары белем алалар. Олы кызлары Эльвира әнисенең һөнәрен сайласа (КФУ да укыта, филология фәннәре кандидаты), уртанчы кызлары Энҗе белән уллары Ильнар (5 курс студенты) әтисенең һөнәрен-икътисадчы булуны үз итәләр.

Һәр елны әлеге гаиләнең өй алды бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Ә чәчкәләрне ярата алу ул очраклы түгел. Күңел бирмәдең исә, алар кояшка үрелми. Тормыш матурлыгын, яшәү шатлыгын күрә белгәннәрдә, хезмәтен яратып башкарганнарда гына буладыр ул хис. Нәкъ менә Гөлшат ханым Вәлиуллина кебекләрдә. Гомеренең 55 яшен каршылаганда да күңелендәге әлеге ташып торган дәрт-дәрманы озак еллар озата барсын, берүк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев