Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Офицер Гыйльметдин

"Кызыл Йолдыз", Беренче һәм Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, ике дистәгә якын медальләр белән бүләкләнгән Гыйльметдин Шиһабетдин улы Шәрәфетдинов - 92 яшен тутырганда да укытучыларга хас дөрес, матур сөйләме, балаларының ихлас кадер-хөрмәте белән, сугышта аны Европа юлларында исән-имин йөрткән, әмма үзләре һәлак булган атларны искә алганда чыккан күз яшьләре...

Гыйльметдин ага Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, 1941 елның 21 июнендә Чүпрәле (ул чакта Буденый) районы туган авылы Кече Чынлыга башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. Икенче көнне 22 июньдә чыгарылыш кичәсендә Германия башлаган сугыш турында хәбәр килеп ирешә. "Шуннан без инде Бөек Ватан сугышының дөрләп янган юлларына таралдык",- ди ул.

Хәрби комиссариаттан 1941 елның июль аенда Чкалов (хәзерге Оренбург) шәһәренә укырга җибәрәләр. Анда кавалерия училищесын тәмамлап чыккан яшь офицерны икенче Көньяк-Көнбатыш фронтының кавалерия полкына взвод командиры итеп билгелиләр.

-Ул вакытта фашистлар инде Сталинградка якынлашып киләләр иде. Безнең гаскәрләргә Воронеж, Орёл шәһәрләрен узып, Курск дугасындагы канлы бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Авыр сугышлар белән 1943 ел да килеп җитте. Миңа инде эскадрон белән җитәкчелек итү вазыйфасын йөкләделәр. Каты көрәшләрнең берсендә авыр яраландым һәм мине Киров өлкәсендә урнашкан хәрби госпитальгә җибәрделәр, - дип искә ала Гыйльметдин ага.

1944 елда кавалерист егет яңадан хәрәкәттәге армия составына күчә һәм 1945 елга кадәр икенче Белорусс фронтында сугыша. Йөзәрләгән чакрым канлы, тузанлы юлларны атларда кичеп, Польша җиренә барып җитәләр. Гданьск шәһәрен гитлерчылардан азат итеп, Германиягә таба юл алалар, хәлиткеч көрәшләрдә катнашалар.

1948 елның февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына - Кече Чынлыга - 1941 елның июнендә эшкә билгеләнгән мәктәпкә укытучы булып кайта. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Аннары Зур Чынлы, Яңа Шәйморзада укыта, Иске Тинчәледә мәктәп төзетеп, шунда директор булып эшли. Әнүзә исемле кыз белән гаилә корып, матур гомер кичәләр.

Реклама

Алар илгә олы файда китерердәй, иң әһәмиятлесе үзләре бәхетле картлык, кадер-хөрмәттә яшәтерлек, тәүфыйклы 5 бала үстерәләр. Розалары ике дипломлы югары белемле укытучы, уллары Марс - Татарстанның Атказанган табибе, Гөлсирә - медицина фәннәре кандидаты, Чулпан- фармацевт, Суфия Яр Чаллы хакимиятендә бүлек җитәкчесе. Гыйльметдин абый белән Әнүзә апага 9 онык, 5 оныкчыкларын күрү бәхете дә тия әле.

Пенсиягә чыккач Чаллыга күченеп киләләр. Отставкадагы офицер әле озак еллар Чаллы башкарма комитеты карамагында оешкан Гражданнар оборонасы штабында эшли.

Сугыш ветераны бүген балаларының, оныкларының, дәүләтнең хөрмәтен-кайгыртуын тоеп, тормышына шөкер итеп яши. Ни кызганыч, Әнүзә апа гына иртәрәк китеп бара.

Минем бу язмам мөгаллим Гыйльметдин ага Шәрәфетдиновның укучыларына, якташларына яшьлектән кайтаваз, ә үзенә олы ихтирамым булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр