“Өчпочмаклы хатларны укый идем”
Якуб Шаруков 1927 елның 10 октябрендә Югары Каракитә авылында туган. Ул ишле гаиләдә үсә. Мәктәптә уку бәхете дә тәтеми. Нибары 4 сыйныфны тәмамлап, тормышның авырлыгын зурлар белән бергә татырга алына.
Колхоздагы барлык эшләрдә дә эшләп йөри. 1945 елның 7-8 май көннәрендә бертөркем егетләрне военкоматка сугышка дип җыялар, ә 9 майда Җиңүне игълан итәләр.
-Безне кайтып торыгыз дип, өйләргә кайтарып җибәрделәр. Шулай итеп, сугышка бармый калдык,-ди ул.
Якуб абый җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, балта остасы. 1951 елда гаилә корып җибәрә. Хатыны Маһирә апа белән 6 бала үстерәләр. Әмма, тормыш иптәше бер ел элек мәрхүмә булды. Бүгенге көндә Якуб абый кече улы Шамил һәм килене Ильмира белән яши.
-Хөкүмәтебез, җитәкчеләр безне бик олылыйлар. Медаль бирәләр, бүләкләр тараталар. Рәхмәт,-ди тыл ветераны.
Якуб абый авыл китапханәсенә дә, авыл музеена да еш килеп йөри. Газета-журналларны даими алдыра. Музейдагы "өчпочмаклы" хатлар янына тукталып: -Мин мондый хатларны күршеләргә якыннарыннан килгәч, укып бирә идем, дип искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев