Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мунчәли авылында яшәүче Зөһрә апа Низаметдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Мунчәли авылында гомер кичерүче Зөһрә зиннәтулла кызы Низаметдинова Мунчәли авылында туып, үсә. Әнисенең 14 бөртек баласыннан бүген ул беръялгызы исән калган.

-Авыр тормышта яшәдек без. Өч төрле яфрак: ат кузгалагы, кычыткан, юкә яфрагы ашадык. Сыерыбыз да үлеп китте. Без күрмәгәннәр калмады. Бүген оҗмахтай тормышта яшибез, дим. Аллага шөкер илләр тыныч. Хөкүмәт пенсия бирә, барына риза,-ди Зөһрә апа.

Зөһрә апа 5 сыйныф белеме белән калган. Анысында да латин хәрефләре белән укыган. Сугыш башлангач ук, 16 яшеннән окоп казырга китә. Шунда кулы да гарипләнеп кала. Шуңа да карамастан, сугыштан соңгы елларда фермада хезмәт куя, колхозның төрле эшләрендә йөри.

Юбилярның язмышына ялгызлык хас. Сугышының ачысын, бар михнәтен күргән әлеге буынга үз тормышы турында уйларга вакыт булмый. Бүгенге көндә янәшәсендә тәрбия кылып йөрүчеләргә олы рәхмәләрен әйтә ул.

Бәйрәмнәре уңаеннан килгән кунакларны да юбиляр җылы каршы алды. Үзләрен онытмаган җитәкчеләргә изге теләкләрен, шатлыклы күз яшьләре аша җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек юбилей