Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Мондый бәхет бөтен кешегә насыйп булсын”

Сафиулла Гиниятуллинга 90 яшь тулды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова Чепкас-Илмәт авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Сафиулла Гиниятулла улы Гиниятуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбиляр шаяртырга ярата, сәяси вакыйгалар белән исә җитди кызыксына. Очрашкан арада тормыш юлындагы бик күп кызыклы хәлләр турында сөйләде ул.

Сафиулла Гиниятулла улы гомере буена  “Ямашев исемендәге” колхозда  хезмәт куйган. Өлкән яшьтә булуына, дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы елларда авыр хезмәттә бил бөгүенә карамастан, юбилярның тормышны яратуы, оптимизмы сакланып калган. Бүгенге көндә юбиляр, пар канаты белән, төпчек улы һәм аның гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

– Өлешемә тигән авырлык-кыенлыклардан беркайчан да сыгылып төшмәдем, хатыным белән шатлыкларны бергә бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшәдек. Балаларга лаеклы тәрбия бирергә тырыштык, алар безнең 5әү. Хәзер исә онык-оныкчыкларыбызга куанып яшибез, - дип хис-кичерешләре белән бүлеште юбиляр. – Бергә 63 ел тату гомер кичерәбез. Мондый бәхет бөтен кешегә елмайсын иде, -ди Сафиулла абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев