Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөхлисә апа Вилданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Мөхлисә Вилданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Язмыш өлкән буын балаларын күп тапкырлар сыный. Алар арасында күңелне күтәрә торганнары да, борчу тудырганнары да була. Әмма шушы көннәрдә 95 яшьлеген билгеләп үткән Мөхлисә Вильданованың сабырлыгына һәм ныклыгына сокланмый мөмкин түгел.

Мөхлисә Сәлахетдин кызы тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан. Ул да кече яшьтән әти-әнисенең кул арасына кереп, хезмәттә чыныгып үсә. 1937 елда язмыш аны Яңа Ишле авылы егете Аделҗан белән кавыштыра. Яңа Ишлегә килен булып төшкәч тә, Мөхлисә әби "Алга" колхозына эшкә килә һәм гомере буе шунда хезмәт куя. Тормышларын тагын да ямьләп бер-бер артлы ике балалары туа. Әмма бар хыялларны җимереп, сугыш башлана. Аделҗан абый да сугышка китә һәм 1946 елда гына исән- имин әйләнеп кайта. Мөхлисә әбинең бар гомере хезмәттә үтә.

-Төрлесен күрергә туры килде, җиңүне якынайту өчен барысын да эшләдек, ул көннең җитүен зур түземсезлек белән көттек,-ди ул көннәрне хәтерендә яңартып юбиляр.

Хәзерге вакытта Мөхлисә әби Иске Чүпрәле авылында улы Расих һәм килене Аделия тәрбиясендә гомер кичерә. Кызлары Халисә, Гөлирам, Гөлгенә әниләренең хәлен һәрдаим белешеп торалар. 15 оныгы, 5 оныкчыгы бар Мөхлисә әбинең.

-Балаларым бик тәрбиялиләр үземне, рәхмәттән башка сүзем юк аларга. Исән-имин була күрсеннәр берүк, илләр тыныч булсын,-ди ул бүгенге көнгә куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшь