Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Мөгаллимәне юбилее белән котлап

Шушы көннәрдә Уби авылында гомер кичерүче Валентина Калачева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле бәйрәм көне белән котларга һәм Россия, Татарстан Республикасы Президентларының Котлау Хатларын тапшырырга аның янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов (рәсемдә), Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин, Уби урта мәктәбе директоры Венера Мошкова, шулай ук,...

Валентина Калачева урта белем алганнан соң, экстрен рәвештә башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерү курсларын тәмамлый һәм гомере буе балалар укыта. -40 еллык хезмәт стажым бар. Балалар белән теләп эшләдем, хезмәтемне яратып башкардым,-ди ул.

Тормышта күпне күргән булса да, Валентина Калачева күңел көрлеген, оптимистик рухын югалтмаган. Аның күңел сандыгында нинди генә хәтер-хатирә сакланмаган?!

Яшьлек еллары сугыш михнәтләренә, ачлык-ялангачлыкка туры килгән Валентина Калачева да авырлыкларга бирешми яши. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул фронтка мобилизацияләнә. Күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, "Сугыштагы батырлыклары өчен" һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә. -Авыл җирлегенең, мәктәп коллективының, туганнарымның ярдәмен, ихтирамын һәрчак тоеп яшәдем,-ди ул, һәркайсына рәхмәтләрен белдереп.

Тормыш иптәше белән алар ике балага гомер биреп, тормышта юл күрсәтәләр. Бүген исә, ул хөрмәтле әби, әни булып аларны каршы алып, озатып тора. Туганы, таянычы, җан сердәше булган сеңелесе Ираида белән бергәләп гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөгаллимә