Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Минем укытучыларым

1968 ел. Мин Алешкин-Саплык сигезьеллык мәктәбеннән укуымны дәвам итәр өчен, Иске Чүпрәле урта мәктәбенә килдем.

Биредә бар нәрсә дә беренче карашка ят тоелды. Менә безне елмаеп Клара Сергеевна каршы алды. Ул безнең сыйныф җитәкчебез дә булып чыкты.

Тормыш үз көенчә барды. Мәктәптә укулар башланды, әледән-әле яңа предметлар, яңа укытучылар керә башлады. Сыйныф җитәкчебез терлекчелек, үсемлекчелек фәннәрен укытты. Аның дәресен тыңлау үзе бер серле дөньяны хәтерләтте. Биологияне география фәннәре тулыландырды. Әлеге фәнне Хабуш абый укытты. Хабуш абыйның тормыш иптәше Гелия апа әдәбияткә, туган телгә мәхәббәт уятты. Ул һәрчак безгә: "Кеше матурлыкка сусап, аны сагынып яшәргә тиеш" дия иде. Төгәл фәннәрнең берсе булган математика серләрен бик тәҗрибәле укытучы Сания апа өйрәтте. Нәсиха апаны биология фәнен өйрәтүче буларак искә алабыз. Ә менә мәктәп директоры Ирфан Гыйльметдинович һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәбир абый бик тәртипле, принципиаль кешеләр, әлеге сыйфатларга ия булуны да таләп итә белделәр. Иң күңелгә сеңеп калганнардан Роза апаның дәресләредер, мөгаен. Ул дәрестә һәрбер образны ачып, рус әдәбиятенең гүзәллеген өйрәнергә ярдәм итте. Укытучыларымның хезмәтләре никадәр авыр, җаваплы булуын мин тора-бара үзем дә тормышым шушы ук һөнәр белән бәйле булгач аңлый башладым. Рәхмәт сезгә мөгаллимнәрем, бу тормышта үз юлыбызны табарга өйрәткәнегез өчен, ә вафат булучылар рухына әлеге язмам изге дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр