Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Микроскоп ниләр сөйли?..

"Табиблар авыруның хәлен лаборатория анализларына таянып билгелиләр. Ә без лаборантлар үз эшебезне яратып башкарабыз. Чөнки безнең эшебез серле микроскоп аша карап, анализ ясау",-ди үзәк хастаханәнең диагностика лабораториясе лаборанты Валентина Чернова.

-Әйе, лаборатория бүлмәсендә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә, приборлар һәм шкафлардагы журналларда "серләр" ята. Гомумән, монда сөйләшмиләр. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Шуңа да көнозын нинди эш башкарулары хәтерләрендә сакланып кала. Ә эшләре тавык чүпләп бетермәслек. Иртән кабинетларны кварц белән чистарту, җиһазларны куллану өчен зарарсызландыру дисеңме... Анализлар өчен эремәләр дә ясыйсылары бар. Менә шуннан соң гына кан алу кабинеты ишеге төбенә җыелган халыкны кабул итү башлана. Валентина Яшина авырулар яткан палаталарга юнәлә.

-Сәгать 11гә лабораториягә кан, сидек, мазок кебек эш чималы җыела. Мәсәлән, мазокны тикшерү өчен берничә төр эш башкарырга кирәк. Гинекология, күзәтү кабинеты, бала табу бүлегеннән китерелгән мазокларны штативка куеп, махсус синкада 5-10 минут тоталар. Пыяланы суда юып аппаратта киптерәләр һәм микроскопка куеп тикшерә башлыйлар. Фельдшер-лаборантлар Валентина Чернова, Валентина Яшина, Ирина Артемьева озак еллар биредә эшләп, тәҗрибә туплаганнар. Лабораториядәге һәр эш табиб-лаборант Татьяна Шингарева күзәтүе астында башкарыла. Ул үзе дә биохимик анализлар ясый. Мәсәлән, кан алынган вакытта ук берничә пробиркага бүленә. Составын тикшергәндә ул лейкоцитларга, гемоглобин, эритроцитларга- барлыгы 11 төргә аерыла. Фельдшер-лаборантлар Лариса Хубахова, Гөлфия Әмирханова, Әлфия Сәмигулловага тиң үз эшләренең осталары табылмас. Аларга бер көндә 60 тан алып 100 дән артык кешегә хезмәт күрсәтергә һәм 300 дән артык анализ ясарга туры килә.

Үз эшен яратмаган кеше монда эшли алмас иде. Лаборатория хезмәткәрләре арасында андыйлар юк, дияр идем. Иң беренче чиратта авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне максат итеп куйганнар алар. Эшләре күп булганга анализларның соңрак әзер булуына да авырулар алдында гафу үтенәләр. Үзәк хастаханәнең "йөрәге" булган лаборатория хезмәткәрләре җаваплылык хисе тоеп, үз эшләрен башкаралар, уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар