Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Легендар якташыбыз туган ягында булды

СССРның атказанган хәрби очучысы, отставкадагы полковник, 30 елдан артык гомерен хәрби транспорт авиациясенә багышлаган якташыбыз Илсур Низамов туган ягы- Чүпрәлегә кунакка кайтты. Хәзерге вакытта якташыбыз Мәскәү шәһәрендә яши.

Легендар очучы башлап район хакимияте бинасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле бүлеге рәисе Иршат Закиров, ветеран укытучы Клара Насретдинова да катнашты.

"Ике Кызыл Йолдыз", "Ватанга хезмәте өчен" өченче дәрәҗәдәге, "Ватанга тугрылыгы өчен", "Александр Невский" орденнары кавалеры һәм күп санлы медальләр иясе Илсур Низамов якташларына Мәскәү сәламнәрен ирештерде һәм үзенең хезмәт юлы турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.

"ТУ- 4", "АН-12" һәм "АН- 22" һәм "АН- 124" самолетларында оча, төрле гарнизоннарда хезмәт итә ул. Әфганстан, Ангола, Египет, Эфиопия, Вьетнам, Мозамбик кебек илләрдә хәрби бурычын үти. 1979 елның август аенда Әфганстанга 15 тәүлеккә генә җибәрелгән очучы сигез ай сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша.

Легендар якташыбыз Мәскәү шәһәрендәге "Якташлар" җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тора, Татарстаннан килгән делегацияләр белән очраша.

Очрашу барышында Айрат Җәлалов легендар якташыбызга истәлек буларак, "Чүпрәле" сүзе чигеп язылган милли түбәтәй, күренекле якташыбыз, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Васильевич Дементьев турында язылган китап, Иршат Закиров исә үзенең җырлары тупланган диск бүләк иттеләр. Мәртәбәле кунак бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, Мәскәү шәһәрендә булачак кичәләргә, очрашуларга бүләк түбәтәйне киеп барачагын җиткерде.

Илсур Низамов, шулай ук, район туган якны өйрәнү музеенда да булды. Музейда аны музей җитәкчесе Гөлназ Бахитова, ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт закиров каршы алдылар. Биредә ул музейның экспонатлары һәм экспозицияләре белән танышты. Музейда Петр Дементьев, Сәйфихан Нәфиев, Газинур Хәйруллин кебек районыбызның күренекле шәхесләре хөрмәтенә оештырылган экспозициядә Илсур Загретдиновичның да шәхси әйберләре дә урын алган. Очрашу ахырында ул соңгы елларда Чүпрәле районының зур үзгәрешләр кичерүенә шатлануын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев