Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Күпне күргән Заһидә

1941 ел Әминә апа Хәнҗәрованы ирсез, Рафаэль абыйны ике яшь тә тулмаган килеш, әтисез калдыра.

Әминә апа әлеге хәсрәтне йотып, улын үстерүгә бар көчен бирә.

Баһадирдай буй җиткән тракторчы улы Әминә апага Балтач якларыннан Заһидә исемле килен алып кайта. Бер-бер артлы дүрт бала: ике кыз, ике ул үстерәләр алар. Тик язмыш дигәнең, көтмәгәндә кайгыларын бирә, Рафаэль абый 35 яше дә тулмаган килеш, фаҗигале төстә, якты дөнья белән хушлаша.

Күңелләрне ярып карап булмый,

Бары Ходай белә хәлләрне.

Бигрәк авыр диеп зарланудан,

Кем дә булса безне җәлләрме?,-дип Заһидә апа дүрт баласын кочып, тормыш сынавы алдында кала. Көн-төн колхозда тырышып хезмәт итү, балаларны карау, авыру кайнанасын тәрбияләү аның җилкәсенә төшә.

Беркайчан да зарланырга күнекмәгән Заһидә апаның өендә чисталык хөкем сөрә, балалары өчен дә җан атып, әтиләре юклыгын сиздермәс өчен барысын да эшли ул.

Тормыш үз агымына дәвам итә. Балалар да буй җитә, һәрберсе башлы-күзле була. 1987 елда олы улы Альфик авылыбызның акыллы, чибәр кызы Гүзәлия белән тормыш корып җибәрә, Заһидә апа хәзер инде үзе кайнана була. 27 ел дәвамында килене Гүзәлия белән бер-берсен аңлашып яшиләр, оныклар үстерә Заһидә апа.

Тик язмыш аны тагын да сыный. Заһидә апаның кече улы Дамир 30 яшендә фани дөньяга күчә, килене, яшь баласы, белән тол кала. Әйткәннәр бит "Ходай яраткан кешесенә генә сынауларын җибәреп торыр" дип. Аллаһы Тәгалә дә гомере буе шулай сыный Заһидә апаны. Сабырлык белән үткәрергә тырыша ул барысын да.

Шушы күркәм сыйфатларын балаларында да булдыра. Кызы Миләүшә дә авылда тормыш иптәше Илгиз белән һәркемгә үрнәк булып яшиләр, кайнанасын да өрмәгән җиргә утыртмый, карый. Үзе мәктәптә балаларга белем бирә.

Әйтәсе килгән сүзем шул, менә бит бер генә гаилә мисалында гына акыллы-күркәм татар хатын-кызларыбыз, килен-кайнаналар... Биредә барысы да элек-электән килгән матур тәрбия үрнәге нигезендә корылган. Аларга карап бары сокланасы, баш иясе кала.

Заһидә апа "Ел хатын кызы" исеменә генә түгел, ә "Гомер хатын-кызы" исеменә, һичшиксез, лаек. Бу исемне аңа конкурсларда бәяләүчеләр түгел, халык үзе бирә. Ә мондый бәядән дә олысы юктыр, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр