Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Күңелләрдә аклык саклап

Валентина Рафикова 1962 елның 15 ноябрендә Чуваш Чүпрәлесе авылында туа.

Гаилә күп балалы булганлыктан (5 кыз, 1 малай) аңа бик яшьли йорт эшләрендә катнашырга туры килә. Чуваш Чүпрәлесе авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганннан соң, район үзәгендәге урта мәктәптә укый. Аннан соң Ульяновск автомобиль заводында эшләп ала һәм балачактагы хыя-лын тормышка ашыру максатыннан 1981 елда Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә.

Дипломлы яшь белгечне районда да ике куллап каршы алалар. Башта аны Яңа Элмәле авылы фельдшер-акушерлык пунктына фельдшер итеп билгелиләр, аннан соң район үзәгендәге 2 нче номерлы балалар бакчасына шәфкать туташы һәм 1986 елда үзәк хастаханәгә махсус эшләр буенча фельдшер итеп күчерәләр. 1988 елда Казан медицина колледжында физиотерапия буенча укып, белемен күтәрә. Шушы елдан бирле Валентина Николаевна авыруларны физиотерапия белән дәвалый, үзенең тупланган тәҗрибәсен эшендә бик оста куллана, дәвалауның яңа алымнарын эзли, методик әдәбиятлар укый. Аның янына дәвалануга йөрүче һәр пациент ихлас "рәхмәтен" әйтә. Бу хакта: "Безнең Валя" дип дәшүләре үк аңа карата булган ихтирамны дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр