Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Күңел җылысын уртаклашып

-Минем өчен июнь ае истәлекләргә бай ай. Беренчедән хезмәтемә кагылышлы бәйрәмнәр: 1 июнь-Балаларны яклау көне, 8 июнь-Социаль хезмәткәрләр көне нәкъ бу чорда билгеләнсә, шулай ук, гомер бәйрәмем дә шушы айга туры килә,-ди Зинаида Пелекейкина.

Моннан 55 ел элек Феодора Никифоровна һәм Петр Фадеевич Федоровлар гаиләсендә бәхетле йолдыз астында өченче бала булып нәни кызчык туа, аңа Зинаида дип исем кушалар. Хәер, ул чакта әти-әнисе әлеге исемне биреп, аның мәгънәсе хакында уйланмаганнардыр да, шулай да яктылык, җылылык бүләк итүче буларак кызларын күз алларына китереп ялгышмыйлар алар.

Укытучы әнисе кызында мәгърифәткә омтылыш тәрбияләсә, әтисе хезмәткә, үз дигәненә ирешүгә мәхәббәт тудыра. Зинаида сигезьеллык мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, алдагы тормышын шәфкать туташы буларак күз алдына китерә һәм Буа медицина училищесына юл тота. Биредән яшь белгеч булып ул Уби участок хастаханәсендәге хирургия бүлегенә эшкә кайта. Бераздан инде өлкән шәфкать туташы буларак хезмәт итә башлый. Ике дистә ел гомере шулай кешеләр сәламәтлеге сагында үтә аның.

Уби авылында балалар өчен приют төзи башлагач, аның җитәкчесен әллә кайлардан эзләп йөрмиләр, беренче булып нәкъ менә үзендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатларын туплаган Зинаида Пелекейкинага игътибар итәләр.

-Биредәге хезмәт елларым 15 елны тәшкил итә. Гомумән, минем хезмәт кенәгәмдә бары ике генә язу. Ә приют ачылган елларда, дөресен әйтергә кирәк, җиңел булмады, -ди ул үзенең эшчәнлеге хакында.

Янәшәсендә һәрчак аңа терәк булган гаиләсенә, якыннарына, туганнарына һәм хезмәттәшләренә олы рәхмәтле ул.

-Кайната һәм кайнанам белән 30 ел бергә тату гомер кичерәбез, әле дә булса һәр эшемдә ярдәмчеләрем алар. Приют төзелә башлаган елларда да Казан белән ике араны көн саен диярлек таптарга туры килде. Балалар әти-әни тәрбиясендә булды,-ди.

Тормыш иптәше Вячеслав Михайлович белән алар бер ул, ике кыз үстерәләр. Һәркайсына югары белем бирәләр, хәер балалары үзләре дә әти-әниләре күрсәткән туры юлдан баруны үз күрәләр.

Зинаида Пелекейкина үзе дә һәр яңалыктан читтә калмаска тырыша, белемен күтәрү өстендә даими эшли.

-Әле менә берничә ел элек кенә югары белемле булдым,-ди ул.

Халык телендә "май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән әйтем бар. Бу очракта җитәкченең нинди булуы ишек төбеннән үк күренә, диясем килә. Зинаида Пелекейкина җитәкләгән балалар приютына килеп керсәң дә хәйран каласың. Чыннан да биредә тормышны, балаларны яратучан, кайгыртучан, бар нәрсәне үз йөрәге аша үткәрүче җитәкче эшләве бәхәссез. Һәр җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Диварларны бизәгән министрлык, хөкүмәт бүләкләре моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый.

-Әлеге бүләкләр барысы да бердәмлек бәрабәренә яуланган. Хезмәттәшләрем белән бер йөкне тартабыз, тормышта ятимлеккә дучар булган балаларга күңел җылысы бирергә тырышабыз. Хезмәттәшләренә сабырлык, түземлек телим,-диприют директоры.

Ә без үз чиратыбызда Зинаида Пелекейкинаны юбилее белән котлап, исәнлек, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр