Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кояш кебек нурлы Роза апа

Җиргә аны ямьле, чәчәкле җәйләр алып килә. Шуңадырмы, ул гомер буе гөлләр кебек матур, яз кояшы кебек нурлы һәм ягымлы. Исеме дә җисеменә туры килә торган - Роза.

Сүзем Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче, райондашларыбызга яхшы таныш шәхес -Роза ханым Хәлилова турында. Үткән көннәрдә аңа олуг, күркәм яшь - 90 тулды.

Роза апа күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре бик дини кеше була, әлеге сыйфатларны ул балаларында тәрбияли ала. Кызганыч, ул заман башка таләпләрне куя, шуңа да алар бик яшьли әтисез калалар. Шуңа да мөстәкыйль тормышка Роза апага бик иртә керешергә туры килә. Сугыш башланганын да бик яхшы хәтерли ул.

-Хатын-кызлар, апалар, өлкән картлар барысы да военкомат бинасы янына җыелды. Һәммәсенең кулында аләмнәр, елый-елый аерылышкан мизгелләре бүген дә күз алдымда, -ди ул.

Роза апа кечкенәдән үк матур сөйләме, үз-үзен тотышы белән аерылып тора, мәктәптә үтүче һәр чарада актив катнаша. Шуңа да аны пионервожатый итеп сайлыйлар. Укуын дәвам итәргә дип ул Тәтеш техникумына юл ала. Аннан педагогия өлкәсендәге белемен Казанда тәмамлый, тормышка чыга.

Тормыш иптәше авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечлек ала. Ул елларда белгечләрне районнарга җибәрү программасы эшли. Хәлиловлар гаиләсе дә төянеп, Актанышка юл тота. Биредә алар 5 ел яшиләр.

-Актанышта беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев йортлары янәшәсендә тордык. Әтисе ул вакытта колхоз рәисе иде. Бик әйбәт яклары белән истә калдылар. Гомумән, Актанышта үткән еллар - гомеремнең гүзәл бер өлешен тәшкил итә,-дип сагына Роза апа.

Районга кайткач, Роза апага үзенә дә авылдан-авылга йөреп, педагогия өлкәсендәге хезмәтен дәвам итәргә туры килә. Төрле вазифалы урыннарны да ышанып тапшыралар аңа. Район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында башлап тәрбияче, аннан мөдир дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә ул. Шушы хезмәтеннән лаеклы ялга да чыга.

Балалар бакчасындагы авырлыкларны санап бетергесез була. Әниләрнең декрет яллары бик кечкенә, бакчага 6 айлык, хәтта 2 айлык балалар да килә. Бинаны да утын белән ягып җылытасы була. "Бакчада 500 ләп бала, төркемнәрдә 35-40 лап иде ул чакта", ди ул.

Ни генә булмасын, авырлыкларны да җиңәргә, районның үзешчән сәнгать тормышында да катнашырга көч тә, вакыт та табыла ул елларда. Роза апаның игелекле хезмәтләренең тагын берсе - донор булу. "Почетлы донор" исеменә ия булып, ничәмә-ничә гомер саклап калган олы шәхес ул. Хезмәтләре, башкарган игелекле гамәлләре өчен Мактаулы Грамоталар, медальләр белән дә бүләкләнгән ул.

Роза апа алты балага гомер бүләк итә. Тормышның төрле вакытларын, авырлыкларын янәшәсендә дүрт дистәдән артык бергә гомер кичерүче килене Антонина белән үткәрә. Бер сүздән, бер кашыктан дигәндәй, алар бер-берсен аңлашып бүген дә әниле-кызлы яшиләр.

-Һәр нәрсәгә дә вакыт җитми бит ул. Хезмәт вазифам буенча да күп йөрергә, укырга да туры килде. Әни һәрвакыт ярдәмчем булды. Балаларны үстереште, мин аңа бик рәхмәтлемен,-ди Антонина Александровна.

Әлеге теләкләргә юбилярның гаиләсе, балалары да бик теләп кушыла. Хөрмәтле юбиялярның 12 оныгы, 22 оныкчыгы бар.

- Кадерлебез! Бүген дә вакыт дәрьясында, йөрәк назын, йөз матурлыгын, күңел көрлеген саклап, дөньяга ямь һәм гамь өстисең. Киләчәктә дә сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар атладың.

Бирешмәдең, җилгә буранга,

Чын мәгънәсе-кеше булганга.

Үрнәк итеп, куеп сине.

"Менә бит", -диярлек бар.

Җитмеш яшьлек балаларың,

45 яшьлек оныкларың,

Башларың иярлек бар,-диләр алар.

90 яшьлек уңаеннан төп нигездә Роза апаны котларга күп санлы кунаклар белән район башлыгы Александр Шадриков та килде. Авыр сугыш елларын кичкән буын буларак, илне торгызудагы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Россия Президентының Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев