Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Көр күңелле Фарук абый

Үткән көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан изге теләкләрне һәм бүләкләрне Иске Кәкерле авылында яшәүче Фарук абый Фәхретдинов та кабул итте.

Фарук абый бүгенге көндә бик бәхетле карт. 90 яшендә дә әле ул капка төбенә кадәр чыгып кунакларны каршы алды, җитез хәрәкәтле, аек акыллы, үткәннәрне бик әйбәт хәтерләп, үзенең тормыш юлын бәян итте. Моннан тыш, бәхетле картлыгы аның тигезлектә үтә. 1948 елдан бирле янәшәсендә пар канаты Шәмшеҗиһан апа бар. Икәүләшеп, төп нигездә матур гомер кичерәләр, читтән кайткан балаларын, улларын каршы алып, озатып торалар.

Фарук абый Шәмшеҗиһан апа белән ун балага гомер биргәннәр, бүген аларның җидесе исән имин, үзләре дә оныклар шатлыгы кичереп гомер кичерә. Ә Фәхретдиновлар гаиләсендә оныклар, оныкчыклар күп: 27 бөртек. Фарук абый әйткәдәй: "Үзе бер дәүләт".

Гаилә башлыгы гомер буе атлар карау хезмәтендә була. Үзе дә күпбалалы гаиләдә туа ул, олы абыйлары сугышка китеп бер хәбәрсез югала. Фарук абый сугыш елларында ФЗУда укый, шахтада эшли, әмма туган җир якынлыгы аны янә авылына кайтара. Шулай итеп гомер үткәнлеген дә сизми дә кала. Бүген дә: "Әллә миңа 90 да тулганмы?" дип шаярта. Менә шундый көр күңелле безнең чираттагы юбилярыбыз. Аның узган гомер юлы белән бергә әнә шундый тормышка булган оптимистик карашы, ачык күңеллелеге күпләр өчен үрнәк.

Күркәм, матур гадәт буенча районда эшләп, озын гомер кичергән өлкәннәребезгә юбилей көннәрендә РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район башлыгының бүләге тапшырыла. Хөрмәтле өлкәннәребезнең өйләрендә бу көннәрдә район хакимиятеннән җитәкчеләр һәм авыл башлыклары булдылар, көнкүреш тормышлары белән таныштылар, бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев