Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Аксу авылында киез итек басу остасы Александр Варзаров яши

Кышкы салкыннарны киез итексез чыгармын димә. Моның шулай икәнлеген бик яхшы белгән сатучылар да базарда әлеге аяк киеменең ниндиен генә тәкъдим итми, хәтта төсләренә, бизәкләренә кадәр төрледән-төрлесе бар.

Без бала вакытта күрше авылдан киез итек сатучылар күп килә иде. Әти-әниләр сарык йоннарын шуларга дип әзерләп тә торалар иде. Мондый күренеш бүген авылларда инде күзәтелми. Чөнки киез итек басучылар бүген бармак белән генә санарлык.

Зур Аксу авылында гомер кичерүче Александр Варзаров әлеге һөнәрне кече яшьтән үк үзләштергән. Янәшәдә генә яшәгән исем атасы Петр бу шөгылендә аның беренче ярдәмчесе һәм киңәшчесе булган. Бүген аларның йорт-җире дә шуңа җайланган. Ишек алдында кечкенә йорт, шунда итек баса торган махсус җайланмалар, кирәк-ярак урнаштырылган.

-Буш вакыт булдымы тиз генә остазым янына йөгерә идем. Башта ярдәмче булсам, соңыннан үзем киез итек басу серләренә төшендем. Хәтта, Башкортстан якларында, 18 еллап, киез итек басып йөрдек. Дөрес, бүген ата-бабаларыбызның әлеге һөнәре онытылып бара. Итек сораучылар да аз. Күпләр, хәзер фабрикада ясалган киез итекләр кия,-ди оста.

Техника тарафыннан ясалган итекләрнең сыйфатын телгә алып "Ике киясең дә, өченсендә яңадан өрлисең",-ди тәҗрибәле оста.

Александр Варзаров бүген туган нигезен саклап, әти-әнисенең йортында, Нина ханым белән, тормыш кичерә. Өч бала үстергәннәр. Тормыш иптәше белән бергә колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Нина ханымның үзенең дә яратып башкара торган эше-хоббие бар. Ул чигү чигә. Өйләренә килеп кергәч тә, аның кул эшләнмәләре бар җирдә урын алганын күрәсең.

-Итек басу җиңел түгел, күп көч түгәргә туры килә. Әмма шулай да яратып башкарган шөгыль күңелгә рәхәтлек өсти. Аеруча киез итекләрнең хуҗасы бала-чага булса, итекләргә тагын да күбрәк күңел җылысы салына-ди итекче.

Александр Варзаров үзе баскан итекләр белән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Нина ханым да иреннән калышмыйча, киләчәктә кул эшләнмәләрен күргәзмәләргә кую турында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киез итек басучылар