Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кешене башкарган хезмәте бизи

Бар тормышларын яраткан хезмәтләренә багышлап, аңа гомере буе тугрылыклы булып калган шәхесләр райондашларыбыз арасында шактый. Күптән түгел үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән Сатирә апа Хәйруллина да шундыйларның берсе.

Сатирә апаның балачагы һәм яшьлеге җиңелләрдән булмый. Озакка сузылган йончыктыргыч сугыштан соң илнең аякка гына басып килгән чагы. Авыр крестьян хезмәте сугыш инвалидларына да, олы яшьтәгеләргә дә, бала-чага өлешенә дә төшә. Сатирә апа 1960 елның 2 февралендә типографиягә кул белән хәреф җыючы буларак өйрәнчек булып эшкә килә. Ул елларда редакция һәм типография бер оешма буларак яши әле. 1962 елда Чүпрәле районы Буа районына кушылгач та, Сатирә апага Буа типографиясенә күченеп, хезмәтен дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Биредә дә сынатмый ул. Ул елларда бүгенге көннән аермалы буларак, газета битенә төшәсе һәр сүзнең хәрефләре бер-бер итеп, кул белән җыела торган була. Хәрефләр кечкенә, аларны бик игътибар белән алып җөмлә итеп төзү никадәрле көч, хезмәт таләп иткән хезмәткәрдән.

-Көндезләрен татар газетасына хәрефләр җыеп, төннәрен чуваш газетасы өстендә эшләгән чакларым да булды,-ди ветеран.

1965 елда Иске Чүпрәле авылы егете Ирфан абый белән гаилә корганнан соң районга кайта Сатирә апа. 1967 елда исә район да Буадан янә аерылып чыга.

-Ул елларда бит сайлаулар еш була, бюллетеньнәрне дә безгә җыярга туры килә иде. Көндезләрен газета эшләсәк, төнлә бюллетеньнәр җыярга туры килде. Балалар да эштә үстеләр дисәм дә ялгышмам. Хезмәтемне чын күңелдән яраттым. Шуңа газета сугылып, кулыбызга килеп кергәч, сөенә идек, авырлыклар да ничектер онытыла иде,-ди Сатирә апа. Сатирә апа озак еллар партоешма секретаре вазифасын да намус белән башкара. Ул елларда редакция һәм типография оешмаларында 12 коммунист исәпләнә.

-Эш сөючәнлеге, вакытын, көчен башкара торган хезмәтенә багышлавы, кешеләр белән уртак тел таба белү сәләте аңа һәрвакытта да куелган максатына ирешергә ярдәм итте. Тырышлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды ул,- диләр Сатирә апа турында аның элеккеге хезмәттәшләре.

Күп еллык намуслы хезмәте, район матбугатына керткән өлеше өчен Сатирә апа төрле елларда райкомның, Татарстан Президентының Мактау Грамоталары, "СССР матбугаты отличнигы", "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Тормыш иптәше белән алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Сатирә апа улы Илмас һәм килене Лилия, оныклары һәм кайнанасы Алимә әби белән гомер кичерә.

-Ходайга шөкер, яшәдек, эшләдек, ким-хур булмадык. Хезмәтебезне дә күрделәр, рәхмәттән башка сүзем юк. Илләр генә тыныч булсын,-ди ветеран бүгенге көнгә сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр