Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кешелекле булуга ни җитә?!

Винера Мөнир кызы Мөхәммәтҗанова 1970 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зур Чынлы сигезъеллык мәктәбе китапханәсенә эшкә килә.

Кыска гына вакыт эчендә мәктәп коллективында үзен эшкә сәләтле, игътибарлы, эшен вакытында башкаручы итеп күрсәтә. Шунда эшләгәндә, аңа авыл Советы сайлаучыларының исемлеген язуны тапшыралар. Шулай итеп, ул 1973 нче елда мәктәптән авыл Советы секретаре итеп эшкә күчерелә. Авыл Советы секретаренең эше күп кырлы булуга карамастан, ул эшкә бик тиз төшенә һәм эшне үз вакытында башкара. Ул хәзер дә хезмәте турында сөйләгәндә: -Минем авыл Советы сессиясе, утырышы беркетмәләрен, район Советы секретаре Мөнирә Зиятдиновна башкаларга үрнәк итеп күрсәтә иде,-ди.

Үз эшенә җаваплы караганга, төгәл башкарганга, авыл Советында еш кына семинарлар үткәрелеп, хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсен уртаклаша. Ул эшләгән дәвердә авыл Советы һәрбер эш буенча алдынгы урыннарда торды. Сүз дә юк, эшне алып бару җиңел булмагандыр: 500гә якын хуҗалык яшәгән авыл халкына төрле төрдәге хезмәт күрсәтү-туган баланы, яшь гаиләләрне теркәү, Совет каршындагы оешмаларның эшен оештыру, алар белән кичәләр үткәрү, яшь гаиләләрнең тату яшәүләренә булышу, салым, иминият җыю, гражданнарның төрле сорауларына, гозерләренә җавап бирү-барысы да аның хезмәте. Шулар белән бер вакытта дәүләт планнарын яки шәхси хуҗалыкларның файдаланудан арткан продуктларын җыеп тапшырудан да ул читтә калмый. Сөт, йомырка, бәрәңге җыюда катнашырга да өлгерә.

-Планнарны үтәү буенча да безнең авыл Советы алдынгыларның берсе иде,-ди ул.

36 ел эшләү дәверендә 7 район Советы башлыгы алмашына, 9 авыл Советы рәисе белән эшләп, һәрберсе белән уртак тел табып, үз тәҗрибәсенә яшьләрне өйрәтте ул. Үзе эшләгән эшләр турында сөйләргә яратмаса да, аның лаеклы хезмәте турында Мактау Грамоталары сөйли. Бүгенгесе көндә дә аңа киңәш, ярдәм сорап авыл халкы мөрәҗәгать итә.

Реклама

Винера гаиләдә дә үрнәк. Өч ир-бала тәрбияләп үстерде. Алар колхозда эшләгән чакларында әтиләренә охшап, призлы урыннарны алучы комбайнчылар булдылар. Бүгенге көндә өч улы да үз гаиләләре белән яшиләр. Винера Мөнировна балаларының хөрмәтендә, авыл халкының рәхмәтендә 60 яшен тутыра. Хезмәттәшләре арасында аның әйткән сүзе бар: "Эшләгән дәвердә кеше һәм кешелекле булырга кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр

2
X