Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Уби авылында гомер итүче хезмәт ветеранының 90 яшьлек гомер мизгеле

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Кече Уби авылында гомер итүче 90 яшьлек хезмәт ветераны Ираида Цыфаркинага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Ул көнне юбилярны үзе 42 ел хезмәт куйган мәктәп коллективы исеменнән дә котларга килделәр. Укытучылар аңа чәчәк букеты һәм бүләк китергәннәр. Уби авыл җирлеге секретаре Венера Шәрәпова Ираида Николаевнаның тормышы турында матур истәлекләр сөйләде. Ул Чувашия Республикасының Шомыршы районында туган, балачагы авыр сугыш елларындагы михнәтле чорга туры килгән. Барлык яшьтәшләре кебек колхоз эшләрен үз җилкәсендә татыган. Ярым ач килеш капчык күтәреп чәчүдә катнашкан. Тылда күрсәткән батыр хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Сугыштан соң Тәтеш педагогия училищесында укып укытучы белгечлеге алгач, юллама белән аны Чүпрәле районына җибәрәләр. Аннан соң ул Яңа Уби башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Хатын - кыз бәхетен дә ул биредә таба. Сугыш утын кичкән фронтовик, укытучы Анатолий Сергеевич белән кавышып матур гына гаилә корып җибәрәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Вячеслав та әти- әниләре хезмәтен дәвам иттерә. Гомере буе балаларга белем бирә. Ни кызганыч, моннан сигез ел элек тормыш иптәше бакыйлыкка күчте. "90 яшь беренче карашка бик озын гомер кебек тоелса да, бары бер мизгел генә ул. Ак җеп булып 90 елга сузылган тормыш үтте дә китте. Ачлыгын да, салкынын да дигәндәй, күпне күрдек инде, мораль яктан да, физик яктан да бик авыр булды,- дип сөйли хезмәт ветераны Ираида Николаевна. -Яшьләр менә шундый кешеләргә тигезләнсеннәр иде дә үрнәк алсыннар иде,- ди Алексей Иванович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек юбиляр