Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Зәйтүнә әби Гафурова бәхетле картлыгының күркәм юбилеен билгеләде

Кече Чынлы авылында яшәүче Зәйтүнә әби Гафурованың бу көннәрдә бәхетле картлыгына күркәм 90 яшьлек юбилей бәйрәме тагын да гүзәллек өстәде. Бүген Акъәби олы улы Наил һәм килене Фәния белән, алар тәрбиясендә гомер кичерә.

-Бабаем бик әйбәт кеше иде,-дип искә ала Акъәби.-Алты бала үстердек. Аллага шөкер, барысы да тормышта үз урыннарын табып, йөзебезгә кызыллык китерми, илгә-көнгә файдалы кеше булып хезмәт итеп, яшиләр. Киленем Фәния белән төп нигездә бер сүздән яши башлавыбызга да 41 ел булды. Бергә олыгайдык та инде, бик матур яшибез.

Аның тормыш иптәше дә сугышны кичкән кеше була, кызганыч гомере генә озын булмый, 64 яшендә гаиләсен калдырып, бакыйлыкка күчә.

Зәйтүнә әбинең балаларыннан кызлары Гөлфизә белән Хөрия ханым авылда төпләнеп калалар, Казан шәһәрендә улы Рифкать, кызлары Гөлшат һәм Гөлнур яшиләр. Акъәбинең хәлен белешеп, даими кайтып йөриләр. Балалар, оныклар җыелганда төп нигез берничә дистәләгән кешедән артып китә.

-Шулай булуы бик күңелле дә, оныклар үстерә алганыма Ходаема рәхмәтлемен, инде оныкчыклар да күрергә язган икән менә. Дөньялар гына тыныч булсын, хәзер яшәве бик рәхәт, -диеп Зәйтүнә әби сөйләвен дәвам итә.

Зәйтүнә әбине гомер бәйрәме уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов котларга килде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырып, юбилярга иң җылы теләкләр юлланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар