Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Солтания Усманова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Кече Чынлы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә туган авылында гомер кичерүче Солтания Сәнатулла кызы Усманова шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Солтания апаның балачагы-сугыш, үсмер чоры-сугыштан соңгы илне торгызу елларына туры килә. Сугыш чоры балалары, олылар белән беррәттән, төрле эшләрдә катнаша. Сугыш һәм сугыштан соңгы ачлык елларында кычытканны да, яз җитеп басулар кардан ачылгач, көздән калган бәрәңгеләрне дә җыеп, пешереп ашарга туры килә.

Солтания апаның бар гомере колхозда хезмәттә үтә. Аның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда күпсанлы Мактау Грамоталары, "Хезмәт ветераны" исеме белән бәяләнгән. Тормыш иптәше Мөбәракҗан Гильман улы белән алар 56 ел бергә гомер кичерәләр, биш балага гомер бүләк итеп, һәркайсына ныклы тәрбия бирәләр, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Ике уллары авылда төпләнеп кала, күршедә генә яшиләр, әниләренең хәлен һәрдаим белешеп торалар.

-Аллага шөкер, балаларым мәрхәмәтлеләр, бик тәрбиялиләр үземне. Балаларым "әни", оныкларым "әби" дип өзелеп торалар. Моннан да олы бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Ил-көннәр генә тыныч булсын,-ди Солтания апа бүгенге тормышына шөкерана кылып.

Солтания апа яшьтән үк динне хөрмәт итеп үсә. Яше олы булуга карамастан, хәленнән килгәнчә, бүген дә биш вакыт намазын калдырмый, илгә-көнгә, барча туганнарына, балаларына исәнлек-иминлек теләп, догалар кыла.

-Безнең әни бик уңган, кызу, бик туры сүзле. Әлеге сыйфатларын бүген дә югалтмаган ул. Кайчан кайтсак та аның өе һәрвакыт чиста, һәр нәрсә үз урынында, чәе кайнаган, камыр ризыклары пешкән, өстәле әзерләнгән булыр. Безне дә тормышта алдашмаска, "эшләп кеше үлми", "эшнең ояты юк аның" дип үстерделәр. Безне шундый итеп тәрбияләгәннәре өчен без әти- әниебезгә бик рәхмәтлебез,-диләр Солтания апаның балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар