Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы урта мәктәбендә шагыйрь Зәки Нури иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды

Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, халыклар дуслыгы җырчысы, 80гә якын китап авторы, фронтовик-шагыйрь Зәки Нуриның шушы көннәрдә туган көне булды.

Әлеге уңайдан 23 декабрь көнне Кече Чынлы урта мәктәбе базасында район гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары катнашында Зәки Нуриның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциянең максаты әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның сугышта катнашкан күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалауны үз эченә алды.

Чараны мәктәп директоры Тәскирә Ибраһимова ачып, конференцияне үткәрү өчен нәкъ менә Кече Чынлы мәктәбен сайлап алулары өчен кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә кунаклар биредә бик күп иде. Алар арасында татар теле укытучылары, укучылар белән беррәттән, Зәки Нури район премиясе лауреаты Зәйтүнә Салакаева, район туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Нәфисә Усманова, район ветераннар советыннан Нурҗиһан Айметдинова да бар иде.

Конференция Кече Чынлы укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән "Имәнлектән башланган юл..." исемле ачык чара белән башланып китте. Әйтергә кирәк, Зәки Нуриның иҗатына багышланган сценарий шундый җанлы итеп әзерләнгән иде ки, сугыш чорын тасвирлаган күренешләр залда утыручы һәркемнең җанына үтеп кереп, күзләрен дымландырды.

Аннан соң исә конференция эше, тәҗрибә уртаклашу буларак, ике секциягә бүленеп дәвам итте. Беренче секциядә "Зәки Нури-көрәшче шагыйрь", икенче секциядә "Зәки Нури лауреатлары, якташ шагыйрьләрбез" һәм "Якташ шагыйрьләребез иҗатында сугыш темасы" темалары буенча укучылар жюри хөкеменә үзләренең фәнни эзләнүләрен тәкъдим итеп, чыгыш ясадылар.

"Якташ шагыйрьләребез иҗатында сугыш темасы" номинациясендә Марс урта мәктәбе укучысы Гөлназ Шиһапова-I, Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы Гөлгенә Миначева-II, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Алсу Әсәдуллина һәм Айдар Вахитов III урыннарны яуладылар. "Районыбызның Зәки Нури премиясе лауреатлары" номинациясендә Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы Лилия Шәйдуллова-I, Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы Назлыгөл Мистякова III урыннарны бүлештеләр. "Зәки Нури-көрәшче шагыйрь" номинациясендә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Айгөл Мөдәррисова-I, Зәлия Арсланова (Иске Шәйморза), Азат Багаутдинов (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе)-II, Айгөл Камалова (Иске Кәкерле), Татьяна Кудрявцева (Чуваш Чүпрәлесе) III урыннарга лаек булдылар. Район мәгълүмати үзәге методисты Резидә Мөдәрисова призерларга һәм әлеге номинацияләрдә актив катнашкан укучылар: Айваз Закировка (Яңа Кәкерле), Айзилә Мистяковага (Зур Чынлы),Розалия Якуповага (Шланга), Айгөл Миначевага (Иске Чокалы), Раил Шәрәповка (Уби) Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Кече Чынлы авылының талантлы шагыйрәсе, Зәки Нури исемендәге район премиясе лауреаты Зәйтүнә Салакаева кичә ахырында кунаклар игътибарына үзе иҗат иткән әниләргә багышланган шигырен тәкъдим итте. Соңыннан кунаклар мәктәп музеена, сыйныф бүлмәләренә экскурсия ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фәннигамәли конференция шагыйрь Зәки Нури