Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Казан Кремлендә узган тантаналы чарада Чүпрәледән Шәрәфетдиновлар гаиләсе дә катнашты

Татарстан Республикасы көне кысаларында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге тантаналы чара 26 августта Казан Кремлендә узды.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының казанышларында җәмгыятебезнең нигезе булган гаиләләрнең тырыш хезмәте зур урын алып тора. Тантаналы очрашуга тигез никахта озак еллар яшәүче, хезмәт юлында ирешкән уңышлары һәм җәмгыятьтә абруйлы, үзләренең яшәү рәвешләре белән яшь буынга үрнәк булган гаиләләр барды. Безнең районнан очрашуга Энҗия һәм Данир Шәрәфетдиновлар гаиләсе чакырылды.

Иске Чүпрәледә гомер кичерүче әлеге гаиләне районда белмәгән кеше юктыр. Шәрәфетдиновлар гаиләсе бар гомерләрен мәдәнияткә багышлаган, бер-бересен тулыландырып, икесе дә шушы өлкәдә хөрмәт казанган шәхесләр.

Данир Сирач улы Шәрәфетдинов күп еллар дәвамында район мәдәният бүлеген җитәкләде, Энҗия ханым исә район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазифасын башкарды, бөтен гомерен район мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга, авыл яшьләренең мәдәни өлкәдә төпле белем алуына багышлады.

-Смотрлар, бәйгеләр уздырганда авыллардан бик соң, ярты төн узгач кына кайтып җитә идек өйгә, иртәгесен дә 8гә эшкә күтәренке күңел белән килергә кирәк. Аллаһыга шөкер, илһам да, эшләргә дәрт тә бар иде. Яшь тә, көчле дә булганбыздыр, нинди генә эшкә тотынсак та, бөтен энергияне биреп, алны-ялны белмичә, иңне-иңгә куеп хезмәт итәргә тырыштык, -диләр Шәрәфетдиновлар.

Кулга-кул тотынып, булсынга дип башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә куанычлы була. Чүпрәле районы үзешчәннәренең республикакүләм бәйгеләрдә, тирә-күрше өлкәләрдә узган фестивальләрдә призлы урыннар яулаган еллары шактый күп.

Булдыклылыклары, эшчәнлекләре, югары һөнәрилекләре белән мәдәният тармагында эшләүчеләрнең, райондашларның күңелләрен яулауга ирешәләр алар. Бүген дә кайсы гына авыл мәдәният йорты хезмәткәре булмасын, Шәрәфетдиновлар гаиләсе белән эшләгән елларны хөрмәт белән искә алалар, рәхмәтләрен белдерәләр.

-Энҗия ханым да, Данир әфәнде дә һәрчак җайлап сөйләшә, кирәк чакта үзләренең тәкъдим-киңәшләрен үтемле итеп әйтә дә беләләр. Шундый көчле рухлы, милләтпәрвәрләр янәшәсендә эшләгән елларым белән мин бик горурланам,-ди Иске Шәйморза мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Җаббаров.

Әлбәттә, тырыш хезмәт эзсез югалмый. Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Энҗия һәм Данир Шәрәфетдиновларга "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре" дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Энҗия ханым һәрвакыт халык арасында, рухи яктан, дини юнәлештә чүпрәлеләргә әһләки тәрбия бирүдә көч куя. Иске Чүпрәле авылы мәдрәсәсендә дәресләр бирә, дини мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә Коръәннән сурәләр укый, вәгазьләр сөйли.

Тормышның һәр мизгеленнән бәйрәм тудыручы Шәрәфетдиновлар гаиләсендә өч бала дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә алар инде буй җиткән, олыларының үз гаиләләре, оныклар үсеп килә. Уллары Руслан әти-әниләре юлын дәвам итә, район балалар сәнгать мәктәбен, "Умырзая" халык ансамблен җитәкли, кызлары Ләйсән Ульяновск шәһәрендә, гаиләсе белән яши. Иң кече уллары Айбулат югары уку йортын тәмамлап, Ватан алдындагы бурычын үти.

-Безнең гомер юлыбызны бәяләп, шундый зур чарада катнашырга лаеклы дип тапканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Чара бик матур узды. Татарстаныбыз, районыбызда барган үзгәрешләрнең, төзелешләрнең киләчәктә дә дәвамлы булуын телибез,-дип уй-кичерешләре белән уртаклаштылар Энҗия ханым һәм Данир ага Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Кремле тантаналы чара