Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Картлыгында шатлык көтеп торган

Наҗия апаларга килгәндә, ул ишек алдында, кош-кортлар ашатып йөри иде. Әле дә шулай яшьләрчә җиңел гәүдәле, аяклары авыртуына да карамастан, хезмәттән аерылмаган апага карап сокланып куйдык.

Наҗия апа, 1918 елда Яңа Чокалы авылында, сигез балалы Фатыйма һәм Фатих агай гаиләсендә, өченче бала булып, дөньяга килә. Аның гомер юлы илдәге иң дәһшәтле елларга туры килә, гражданнар сугышы, ачлык- ялангачлык, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, илне хәрәбәләрдән торгызу. -Минем гомер дәверендә 12 ил җитәкчесе алмашынды,- ди ул.

Наҗия апа үзенең озак яшәү серен, беркайчан да хезмәттән авырсынмыйча, теләсә нинди эшне яратып башкаруы белән аңлата.

Колхозлашу елларында ул бар халык белән бергә урак урган, көлтә бәйләгән, үгез, ат җигеп саламын печәнен ташыган, бер эштән дә тайчанмаган.

Авыр сугыш елларында, әтисе Фатыйх абый Ленинград каласы янында һәлак була. Шунда ук абыйсы Фәткелкадир ике аягын да югалтып, инвалид булып туган авылына кайта. Икенче абыйсы Фәтхелислам сугышны дошманның өнендә тәмамлап, исән-сау әйләнеп кайта.

Тормыш иптәше Йосыф бабай да сугыш инвалиды. Аны кадер-хөрмәт белән, соңгы юлга Наҗия апа озатты.

Нинди генә авыр еллар булса да Наҗия апа күңел күтәренкелеген, тормышка ышанычын югалтмый. Шулай ук олыгайган әнисе дә аның кулларында вафат була. Хәзер Наҗия апа абыйсының кызы Резедә белән бергә яши.

-Апа миңа тормышта яшәргә көч, ышыныч бирә. Мин аңа сокланып яшим,-ди Резедә.

Күптән түгел Наҗия апага дәүләт программасы нигезендә бер бүлмәле фатир бирелде. Шуңа да бик куанган ул.

-Ходайга мең шөкер, инде гомерем ахырында булса да сөендергәннәре өчен, зур хөрмәтләре өчен җитәкчеләргә мең рәхмәт,-ди.

Ә шушы көннәрдә ул гомеренең 95 яшен тутырды. Бу олы юбилее белән котлап аның янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Наил Шихранов килде. Алар Наҗия апага үзләренең изге теләкләре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр