Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Канифә әби Җәмалетдиновага 90 яшь

Шушы көннәрдә Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Канифә әбигә Җәмалетдиновага үз тормышындагы шатлыклы мизгелләрне күрергә насыйп булды.

Олуг юбилее- 90 яшь тулу уңаеннан аңа район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Александр Шадриковның котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов та әбине туган көне белән ихластан котлады. Канифә әби тормышыннан зарланмый, нинди генә сорау бирсәң дә: "Репрессия, колхозлашу чорларын, сугыш елларын үзегез дә укып беләсез, зарланып утырудан файда юк. Ул авырлыкларны мин генә түгел, ил белән күтәрдек. Фашистлар китергән кайгы- хәсрәтне сөйләп тә бетерерлек түгел. Без, 17- 18 яшьлек кызлар Тарханда урман кисүдә булсынмы, окоп казудамы, һәрчак алгы сафта идек. Инде илләребез тыныч булып, безнең баштан үткәннәрне яшьләргә күрергә язмасын. Һәркемгә бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын", - дип изге теләкләрен җиткерде. Туган авылыннан, үзе әйткәндәй, бер генә тапкыр да читкә чыкмаган, биредә авылның Таһир исемле уңган егете белән тормыш корып, дүрт бала- өч кыз һәм бер ул тудырып, аларны тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге тормышның матурлыгына сокланып, "Шулай да бик бәхетле әби мин", - дия Канифә әби.

Әйе, өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, бүгенге көндә хөрмәт һәм мактау казанган, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл хуҗабикәләр, акыллы аналар, яраткан дәү әниләр булып кала. Тылда куйган фидакарь хезмәтләре өчен аңа Хөкүмәт медальләре тапшырылган. Ире 18 ел буе Уби авылында тракторлар бригадасын җитәкли. Колхоз эшенә муеннан чумган Таһирын сирәк кенә күрергә туры килсә дә, төшенкелекә бирелми яшь ана. Балаларны аякка бастыру, аларны кешелекле итеп тәрбияләү тулысынча аның җилкәсенә төшә. Шуның өстенә ишек алды тулы мал- туар карыйсы, сыерын да савасы бар. Колхозның төрле эшләрендә актив катнашкан, ел саен берәр гектар шикәр чөгендере алып үстергән. "Шактый ук картайгач та тик тормады әниебез, бәрәңге әрчү, турау, тегү-ямау кебек эшләрдән өзелмәде", - ди аның хакында кече кызы Алсу. 90 яшен тутырган көннәрдә өйдә чын тантана хөкем сөрде. Әбиләрен котларга дип биш оныгы һәм алты оныкчыгы да килгән иде. Үзен олылап искә алган җитәкчеләргә, туган- тумачаларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде Канифә әби."Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә туры килде. Урып-җыю чорында ат белән басуга чыга идек. Аның әле атлары ач бит. Сөйли китсәң ышанмаслык хәлләр. Терлек асрар өчен азыкны бөртекләп җыеп әзерләдек. Барысын да күрдем, Аллага шөкер. Ходай Тәгалә шушы матур тормышны да күрергә насыйп итте.Сезгә дә, балалар, бәхетле картлыкны күрергә язсын", - дип тәмамлады ул сүзен. Сикәлтәле авыр тормыш юлында нужа арбасын гомер буе җигелеп тарткан Канифә әби кебек озын гомерле өлкәннәргә безнең әнә шундый җылы сүзебез дә җитә инде хәзер. Алар булганына шөкер кылып, хөкүмәткә рәхмәт укып яшәүче бик тә түзем, сабыр буын кешеләре бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр