Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Кәкерле авылында яшәүче Камәрия апа Әхмәтованың гомер бәйрәме

Аларның яшьлек елларын сугыш "йота". Башлап илне дошманнан азат итүдә катнашсалар, аннан соңгы еллар җимерекләрне төргезүгә багышлана.

Районда гомер кичерүче өлкән яшьтәге абый-апаларның язмышларында шундый охшаш яклар бик күп. Иске Кәкерле авылында яшәүче Камәрия апа Әхмәтова үткәннәрен күңелендә барлап, уйга чума:

-И кызым, сугыш дигән явыз балачагыбызны тартып алса да, яшьлегебез авыр чорларга туры килсә дә, язмышымнан зарланмыйм,- дип башлады ул, аннан соң, сүзен. -Һәрнәрсәгә шөкер итә белергә кирәк. Аллага шөкер эшләдек, авыр дип тормадык. Барысы да киләчәк өчен дип башкарылды. Хәзер генә менә хәл бетте, авыртмаган җир юк. Безнең баштан узганнарны сезгә күрергә язмасын.

Камәрия апаның тормыш иптәше Самат сугыштан кайтмый... Шушы чор хатын-кызларына хас булган сабырлык белән ул калган гомерен ялгызлыкта үткәреп, ике кызын беръялгызы үстерә. Гомере буе хуҗалыкта эшли. Кызлары да кул арасына керү белән хезмәттә булалар. Бүген исә Камәрия апа алар тәрбиясендә бәхетле картлыгын үткәрә. Кыш айларын шәһәрдә уздырса дә, кояш карау белән туган нигезенә кайтырга ашкына. Менә әле дә 95 яшьлек гомер бәйрәмен сап-сары итеп юылган идәнле, тәрәзә төбен матурлап утыручы гөлле үз өендә каршылый ул. Бәбкә үлән басып киткән капка төбенә чыгып утырып иркенләп һавасын сулый, соңгы көннәрем дә шунда үтсен иде дип теләген тели.

-Владимир Путин үзе утырып миңа хат язганмыни?-дип сабыйларча куануын яшерми. Ә туган көне уңаеннан район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов Россия Президентының котлау открыткасын, бүләк тапшырырга дип аның янына килделәр (рәсемдә).

100 яшенә тагын да зуррак бүләк алып килергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы