Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Каһарманның даны мәңгелек!

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Юхвитовка быелның 1 октябрендә 95 яшь тулган булыр иде.

Бөек Ватан сугышы каһарманы Хорновар- Шигали авылында туып үскән. 1934 елда башлангыч урта мәктәпне, аннан соң 1937 елда Батыр педагогия училищесын тәмамлаган. Районда башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгән. 1939 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм 1941 елга кадәрТөмәндәге хәрби пехота училищесында укый. Уку отличнигы булганлыктан офицер званиесе алгач та аны училищеда курсантлар укытырга калдыралар. Анда ул курсантлар взводы һәм ротасы белән командалык итә. 1943 елда үзен фронтка җибәрүләре турында үтенеп берничә гариза язганнан соң, командование аңа каршы килми. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Киевны саклау операциясендә катнаша, батырлык үрнәкләре һәм хәрби осталык күрсәтә. Бер ай чамасы алгы сафта сугыша һәм авыр яралана. Ярты елга якын госпитальдә дәвалану ала. Аннан соң тагын фронтка китә. 1 нче Украина фронтында Львов- Сандомирск һөҗүме операциясендә катнаша, 1944 елның август башларында 1нче гвардияле армияне яңа гына барлыкка килгән 4 нче Украина фронтына кушкач, аларга Карпат юнәлешендә һөҗүм итү бурычы куела. Әлеге сугышта 873 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Петр Юхвитов аеруча батырлык күрсәтә. 9-12 август көннәрендә аның ротасы берничә украина авылыннан фашистларны кысрыклап чыгара һәм тар- мар итә. Әмма 12 август кичендә рота алдан яхшы әзерләнгән "521" биеклегендәге оборона пунктына юлыга. Ивано- Франковск өлкәсендәге Галичск районының Коростеньки авылы янында була әлеге бәрелеш. Дошман безнең сугышчылар өстенә пулеметтан ут яудыра, алга бару мөмкин түгел. Шулчак якташыбыз хәрби хәйлә кулланырга була, үзенең берничә солдаты белән суы кипкән ерынты буеннан килеп, ут ноктасының тыл ягыннан һөҗүм оештырырга уйлый. Арттан гранаталар төшә башлагач кына фашистлар эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алалар. Әмма безнекеләр траншеяга сикереп төшеп кул сугышы башлыйлар. Кыска гына вакыт өчендә ут ноктасы юк ителә. П. Юхвитов әлеге биеклекнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен, фашистлар аның өчен соңгы пуля калганчы сугышачакларын аңлый һәм түгәрәк оборона оештыра. Озак та үтми немецлар һөҗүмгә күчәләр, әмма юхвитовчылар аларны шунда ук кырып салалалар. Шулчак фашистлар артиллериясе телгә килә, аннан соң янә пехота һөҗүмгә күтәрелә.Немец солдатлары белән алар арасы15- 20 метр гына кала, шулай да юхвитовчылар фашистлардан кыюрак булып чыга. Тик шушы урында рота үзенең командирын- өлкән лейтенант П. Юхвитовны югалта. Каты яраланудан аның йөрәге тибүдән туктый. Каһарман якташыбызның гәүдәсе Ивано-Франковск өлкәсенең Бурштын шәһәрендәге Батырлар каберлегенә күмелә. Хорновар- Шигали авылындагы һәм Галичск районындагы урта мәктәпләр Советлар Союзы Герое, Ленин, Александр Невский һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры Петр Юхвитов исемен йөртә. Алар арасында ныклы дуслык элемтәсе яши, сирәк кенә булса да делегацияләр күрешеп тора. -Герой авылдашыбызның тууына 95 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрергә планлаштырабыз. Безне борчыган бер проблема да бар әле, Бурштындагы каберлек өстенә "Юхмитов" дип ялгыш язганнар, ветераннарның район советында булдым, шуны төзәтеп язуларын сорап хат язарга булдык,- ди Хорновар-Шигали урта мәктәбенең тарих укытучысы Владимир Захаров.

Реклама

Рәсемдә: Бурштын шәһәрендәге туганнар каберлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Геройларыбыз