Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җилкәннәр җилдә сынала

Нык ихтыяр көче, көчле шәхес, олы йөрәк дигән сүзләрне әйткәндә, күз алдына ниндидер зур батырлык эшләп, я булмаса, зур авырлыкларны җиңә алган олы кеше килеп баса. Ә мин сөйләргә уйлаган кешем, югарыда әйтелгән сыйфатларга ия булса да, әле бала гына - минем укучым. Сүзем Шланга урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф...

Эш шунда ки, Раилә туганда ук алган җәрәхәте аркасында, йөри алмый - ул инвалид каляскасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Ләкин бу сәбәп кенә Раиләнең һәрьяклап талантлы булуын, укуда да өлгерүен, тормышны һәм кешеләрне яратуын, һәрдаим алда, хәрәкәттә, иҗатта һәм эшчәнлектә яшәвен чикли алмый. Тышкы матурлыгы, эчке дөньясының үзенчәлекле булуы аны тагын да баетып тора. Ул моңлы итеп җырлый, рәсем, берсеннән-берсе матур булган кул эшләнмәләре ясый. Өйдә уку белән беррәттән (бары бишле бил-геләренә генә), төрле предметлардан дистанцион белем ала, олимпиадаларда, конкурсларда катнаша һәм шулар өстенә дистанцион "Цифрлы видио" курсында тырышып белем өсти, сыйныфташлары белән бергә мәктәптән тыш чараларда катнаша. Аның энергиясенә, шат күңелле булуына, бар нәрсәне үз итүенә һәм яратуына, белемгә омтылышына, сәләтенә сокланмыйча булдыра алмыйсың.

Быел без, 9 нчы сыйныф укучылары, елдагы традициябезне дәвам итеп, Раиләгә кунакка бардык. Ул безне һәрвакыттагыча куанып каршы алды, безгә бүләккә әзерләгән җырларын башкарды, яңа рәсемнәрен күрсәтте, укуы турында сөйләде. Без дә аңа әзерләп барган бүләгебезне тапшырдык.

Укырга авыр, яшәргә авыр, эшләргә авыр, вакыт җитми дип зарланырга яратабыз. Ә Раиләнең энергиясе барыбызга да җитәрлек. Менә кемнән үрнәк алырга, максатчан яшәргә өйрәнергә кирәк, дип аңлатам укучыларыма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев