Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Изгелекнең таҗы ул

Бәләкәй вакытта әниләр төнен бөтенләй йокламый ахры, дип уйлый идем. Чөнки әнием без йокларга ятканда: я ипи пешерә, я безгә оекбашлар бәйли, я керләребезне юа, ә иртән тәмле исләр чыгарып ашарга пешерә торган була иде.

Әнием, Сәрия 1927 елда Шланга авылында яшәүче Мәфтүха белән Айнетдин Бакировлар гаиләсендә дөньяга килә.

Жидееллык мәктәпне бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, "Маслопром"га лаборантка булып эшкә урнаша, аннан авылда хуҗалыклардан сөт җыючы, колхоз амбарларында склад мөдире булып эшли.

-Ул вакытларда хөкүмәткә озата торган игеннәрне төннәр буе кул белән или идек,- дип искә ала ул. Соңрак аны клуб мөдире итеп эшкә билгелиләр. Тырыш, һәр эшкә җаваплылык белән караучы кызны ул елларда авыл Советына, соңрак район Советына депутат итеп тә сайлыйлар.

Сугыш елларында, ачлы-туклы килеш, Яшелүзән районында урман кискән вакытларын искә алып сөйләгәндә, әниемнең күзләре яшьләнә. "Барысы да диярлек бетләнеп бете, ә мин бетләнмәдем. Авырлыкка түзә алмыйча күбесе качты, ә мин вакытымны тутырып мөһерле кәгазь алып кайттым",- ди ул.

1955 елда әтием Әһлиулла белән гаилә корып, 47 ел бергә гомер итеп, сигез бала тәрбияләп үстерәләр.

Каты авырудан соң, урын өстендә яткан әтиебезне унбер елга якын тәрбияләп соңгы юлга озатты әнием.

Реклама

-Шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы булдылар, барысы да гаиләле, хөкүмәт эшендә, илгә-көнгә хезмәт итәләр,- ди ул.

Олы кызы Алсу авылда шәфкать туташы, көн дә кереп хәлен белешсә, Төмән өлкәсендә яшәүче ике улы белән ике кызы һәркөн диярлек шалтыратып, интернет аша да сөйләшеп хәлен белешеп торалар. Җәй җиткәч әни, диеп сагынып кайтып китәләр.

Иске Ишле авылында яшәүче Рәйнәсе дә ерак араны якын итеп килеп китә. Хәзерге вакытта әниебез төпчек улы Альберт белән килене Гөлназ тәрбиясендә, барына шөкер кылып, куанып оныкларын үстерешә. Бүгенге көндә аның барлыгы унсигез оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Үзе һаман алдынгылар рәтендә булган хезмәт ветераны бүген дә оныкларына: "Нәселебездә начар укучы булмады, тырышыгыз, хезмәтне яратыгыз, яхшыдан үрнәк, начардан гыйбрәт алыгыз",-дип үгет-нәсыйхәтен бирә. Ул авылыбызның ак әбисе дә әле, ак яулыгын иннәренә җәеп догалар, Коръәннән сурәләр дә укый.

Әнием төрле газета-журналлар яздырып ала, дөнья хәлләре белән һәрдаим танышып тора, җеп эрләп оекбашлар бәйли, матур гөлләр ярата.

Кунакка кайткан чакларымда мин әле дә әнием янында йокларга яратам. Аның төнлә уянып, юрганымны төзәтүләреннән сабый чактагы рәхәт мизгелләрне кичерәм. Сәрия-сабырлык, мәрхәмәтлелек дигәнне аңлата. Чыннан да минем әнием бик сабыр һәм мәрхәмәтле кеше ул. Озын гомерле бул, рәхмәт сиңа, әнием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр