Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Рәбига апа сугыш елында күргәннәрен сөйләде

Иске Ишле авылында улы Ирек һәм килене Гөлсинә тәрбиясендә Рәбига исемле бер кечерәк кенә буйлы карчык яши. "кечкенә дә төш кенә" дигән әйтем бар халыкта. Рәбига апаның да тормышка гашыйклыгы, дөньяны аңлап баруы, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуы - олуг һәм ихтирамлы итә.

-Әй, кызым, без күрмәгән ни калган, каз калган, үрдәк калган,-ди уенын-чынын бергә кушып Рәбига әби. -Минем кечкенә булуыма карама син, бу кечкенә әбиең җилкәсендә чәчүлек орлык ташыган. Бу беләкләр дә мондый түгел иде вакытында... 90 яшендә Рәбига әби Айметова. Унбиш яше тулганда Бөек Ватан сугышы башланган.

Авылдагы бөтен ир-ат сугышка китте. Мин инде аңа кадәр дә ятим калган идем, әниебез иртә үлеп киткән, ә сугыш барыбызны да тигезләде. Һәр йорт ир-атсыз иде,-ди ул.

Ир-атлар белән берлектә чәчелгән кырларны урып-җыю җиткәч, ничек тә җыялар әле. Икенче елны да чәчү чәчәләр. Тик хатын-кыз, бала-чагага кыр эшләрен башкарып чыгу җиңел булмый, буш калган җирләр дә күп була. Анда үскән чүп үләнне, камылны кышлыгын мичкә утын урынына ягулары турында сөйли Рәбига әби. Әмма саламның ни җылысы инде?! Ә кышлар, кышлар үч иткәндәй салкын була шул.

Кызларны трактор идарә итү серләренә дә өйрәтәләр. Кукушкин, Ермолаев, Загреев, Кыям Шараповның үзләрен укытканын хәтерли язмам герое.

-Зур, тимер тәгәрмәчле трактор иде, мин йөрткәне, -ди Рәбига Аймәтова.- һаман безнең бригадта гына да тормый - яз башы, урып-җыю чорында гына бирәләр иде аны. Ә Идел ярына (Ульяновск шәһәре.Авт.) җәяүләп барып, сәләскә белән 100 кило тоз сөйрәп кайтканымны, шунда бу язмышымны кәһәрләгәнемне белсәң, кызым...

Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый дигәндәй, сугыш бетеп кияүгә чыккач та бик җиңеләйми Рәбига әбинең ул чактагы хәле. Тормыш иптәше беренче группа сугыш инвалиды була. Икесе дә авылда калып, колхозда хезмәт куялар. бер-бер артлы 7 бала туа. Балалары, Рәбига әбинең үзе кебек, уңган булалар, билгеле. Һәрбересе тормышта үз юлын табып, үз көнен үзе күрә. Авылда калган кызлары, улы агрофирмада эшли. Соңгы елларда гына бик матур өй салып кергәннәр Ирек белән Гөлсинә. Әллә ничә баш мал-туар, кош-корт асрыйлар. Әниләре Рәбига да, урын өстенә калган әтиләрен 6 ел тәрбияләп, җирләгәннән соң, бергә яшик дип үз өенә чакырган кызы янына бармыйча, улы Ирек гаиләсенә килүне хуп күрә.

Рәбига әби мөнәҗәтләр дә сөйли. Ул сөйләгән мөнәҗәтнең бер куплетын язып алдым.

Күп еллар инде яшәдем,

Авыр булды дөньясы

Хәлләремне җиңеләйтте

Әнкәемнең догасы.

Шулайдыр, әнкәйләр бу дөньядан китсәләр дә, балаларын хәвеф-хәтәрләрдән саклауны дәвам итәләр, диләр. Бәхетле картлыгында Рәбига әби дә. Кем белә, бәлки бу аңа чынлыкта да, әнкәсенең хәер-догасы кабул булудан туган бүләктер.

Рәбига Аймәтовага Рәсәй Президенты В.В. Путинның котлавын һәм район башлыгы Александр Шадриков бүләген район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов тапшырды. Юбилярны котларга оныклары, балалары да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 90 яшен билгели юбилярлар