Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Яфизовлар бакчасында әле дә җәй

Җәйнең беренче айлары явым- төшемгә әллә ни куандырмаса да, Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Бибинур апа белән Расыйх абый Яфизовлар үз бакчаларында мул уңыш үстергән.

Тирә- юнь күршеләрен гаҗәпләндереп яшелчәсен, җиләк- җимешен җыеп алганнар. Көннәр көзгә авышса да әллә ничә төрле бик матур чәчәкләре бүген дә хозурлыкларын югалтмыйча бакчага ямь өстиләр. Кеше кулы тимәсә бакчаның җаны да булмас иде.

-Үсемлек дөньясын икебез дә бик яратабыз. Иртә яздан теплицаны җайга салабыз. Сабан туй бәйрәменә кыяр- помидорларыбыз өлгерә. Кар яуганчы теплицабызның файдасын күрәбез. Моның өчен, әлбәттә, күп эшләргә туры килә,.- ди Расыйх абый. Сугыш утын үткән 87 яшьлек хезмәт ветераны үзе дә, иңне- иңгә куеп бер сулыш белән 59 ел яшәгән тормыш иптәше Бибинур апа да бер урында гына тик утыра торганнардан түгел шул. Бакчаларында әллә ничә сортлы алмагач, чия, виноград, тагын никадәр чәчәкләр дисеңме?

- Бакчачы матурлыкка омтыла, тирә- ягында аллы- гөлле чәчәкләрнең күп булуын тели. Аларны яратып карый, чәчкәләрнең дә төрлесен сайлый, бигрәк тә хатын- кызлар,- ди Бибинур апа. Помидорлар бигрәк тә сөендергән хуҗаларны. Һәр бакчачы мондый уңыш белән мактана да алмый. Кайбер сортларның һәр төбеннән утызар помидор алганнар. Яфизовлар юмарт гаилә. Уңышның күп өлешен дусларына, туганнарына, бакча үстерә алмаганнарга тараталар икән. Кунаклар да күп килә үзләренә. Аларны да үзләре үстергән яшелчә, җиләк- җимешләр белән сыйларга яраталар.

Яфизовлар инде киләсе елга кайчан һәм нәрсә эшләячәкләрен планлаштырып ук торалар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар бакчаларыннан баш тартырга җыенмый. Умартачылык белән дә шөгыльләнгәннәр карт белән карчык. Тик менә яшь уза барган саен сәламәтлекнең үзен нык сиздерүе генә комачаулый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямьле бакча