Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Абдул абый Шәрәфетдинов 90 яшен билгеләде

Кеше гомере -бер мизгел кебек. Әйләнеп карарга да өлгермисең, үтә дә китә икән. Яшьлек хыялларын челпәрәмә китереп башланган сугыш, яралану, җиңү шатлыгы... Болар барысы да хәтердә уелган мизгелләр...

Шушы көннәрдә, Иске Чокалы авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны-Шәрәфетдинов Абдул Сәләхетдин улына 90 яшь тулды. Без аны зур юбилее белән тәбрикләргә өенә бардык. Шулай ук Абдул абыйны юбилее белән котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килделәр. Алар юбилярга изге теләкләр теләделәр, ә Алексей Иванович Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды.

Реклама

Абдул абый тормышыннан канәгать калып, җитәкчеләребезгә зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 90 яшен билгели