Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

"Владивостокка 1 ай да 5 көн бардык",-ди Иске Шәйморза авылында яшәүче Әнвәр абый Фәхретдинов

90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга Россия Президентының шәхси котлау хаты бирелә башлаганына елдан артса да, районыбызда күбесе очракта ул гел әби-апаларга гына тапшырылып килде. Ирләр болай да кыска гомерле, шуның өстенә 1910-1924 елларда туганнарның күбесен каһәр суккан сугыш йотты.

Әйе, әлеге авыр елларның михнәтен, газабын тылда гына түгел, 17 яшеннән сугышның үзе эчендә булган ир-ат ветераннарыбызның саны районда бармак белән генә санарлык калып бара. Шундыйларның берсе Әнвәр ага Фәхретдинов Иске Шәйморза авылында яши. Шушы көннәрдә ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

-Авылыбызда ул елларның тере шаһитлары булган, утны-суны кичкән хөрмәтле ветераннарыбыз нибары дүртәү генә калды. 9 май-Җиңү бәйрәме, очрашулар булсын, аларны чакырып, үткән тарихыбызны сөйләтәбез,-ди авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров.

Бәйрәм уңаеннан котларга дип килгән кунакларны Әнвәр ага аяк өсте, ишегалдыннан ук каршы алды. Абзардан малкайларын карап йөреше булган. Аның әлеге шөгыленә, өйдә бер дә тиктормас, хезмәттән башка яши алмавына йомшак кына шелтә белдереп, килене Сиринә ханым да чыгып җитте.

Әнвәр абый төп нигездә улы Фәрит һәм килене Сиринә тәрбиясендә гомер кичерә, инде аларның балалары үсеп җитеп, туган йорттан чыгып киткәннәр. Кызганыч, моннан, җиде ел элек тормыш иптәше Мөшфика апа да бакый дөньяга күчкән.

Әнвәр абый Фәхретдинов күп балалы гаиләдә икенчесе булып туа. Шуңа да авыр хезмәт билгеле, аның җилкәсенә төшә.

-Йорт, кыр эшләренә без инде җиде яшьтән үк кушылган. Олыларга ярдәм иткән, булдыра алганны үзебез эшләгән,-ди ул.

Фзуда уку еллары тәмамлангач, 1942 елда ул армиягә хезмәт итәргә киткән җиреннән, сугышка алына ул.

-Суслонгердан Владивостокка озаттылар үзбезне. Барлыгы 48 кеше идек. Бер ай да биш көн бардык. Салкын көннәр, поездның бара алмыйча, туктап торган көннәре дә булды, хәтта. Ниһаять, килеп җиттек. Шулай итеп, биредә Бухта-Кузьминка, аннан Бухта-Находка дигән җирдә хезмәт иттек. Илебезне фашистлардан Япония чигендә сакладык. Өйгә аннан 1947 елда гына кайтырга насыйп булды,-дип искә ала Әнвәр абый ул елларны.

Әнвәр абый Суслонгерда чакта 750 метр тирәнлектәге җир астында-шахтада утырып, шуышып эшләргә туры килүен дә бүгенгедәй хәтерләп сөйли. Гомумән, аның бергә хезмәт иткән иптәшләренең, командирларының исем-фамилияләрен исендә тотуына шаккатырлык.

Тыныч тормышта ул хуҗалык эшләрендә хезмәт куя. Ул елларда Иске Шәйморза авылындагы төзелеш эшләрен санап бетергесез була, шул рәвешле Әнвәр абыйга урман кисү, аны ташу эшләрендә дә шактый үз өлешен кертә.

Сугыш ветеранын олы юбилее белән котларга барча туганнары, авылдагы апасы Рауза, Ульяновск шәһәреннән Фәйрүзә ханым, балалары җыелган иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов күпне күргән ветеранга теләкләрнең олысын : тагын да озын гомерле булып, Җиңүнең 70, 75 еллыгын каршылавын, исәнлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар